Чаллыда 1нче мәктәпнең элеккеге  директоры вафат булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 1нче мәктәпнең элеккеге директоры вафат булды

Аңа 93 яшь иде.

Чаллыда озакка сузылган каты авырудан соң, 1нче мәктәпнең элеккеге директоры Юрий Корнев вафат булды. 

Юрий Иванович укытучылар династиясен дәвам итүче иде. Казан Дәүләт университетының география факультетын тәмамлый. 1959 елда гаиләсе белән Чаллыга күчә. Башта 1нче мәктәптә укыту мөдире булып эшли. 2 елдан соң директор итеп куялар. Ул 25 ел әлеге мәктәпне җитәкли. 

Аның тәкъдиме белән 1980 елларда Чаллыда беренчеләрдән булып математиканы тирәнтен өйрәнү һәм компьютер сыйныфлары ачыла.

Лаеклы ялга чыккач та Юрий Иванович мәктәпне ташламый. Мәктәп музее үсешенә зур өлеш кертә, «Выпускник» волейбол клубын җитәкли. 

Юрий Корнев «СССРның мәгариф отличнигы» билгесе, «Татарсанның атказанган укытучысы», Чаллының Мактаулы гражданины исемнәренә лаек була.

Ул тормыш иптәше Роза Гыйльмиевна белән 70 елдан артык гомер итә. Хатынын 50 көн элек мәңгелеккә озаткан иде.

26 ноябрьдә бер мәктәп директорын соңгы юлга озаттылар. 

Фото шәһәр тарихы музееннан  алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф кайгылы хәбәр югалту

Нет комментариев