Чаллыда мәктәп директорын соңгы юлга озаттылар
Роза Әхәт кызына 89 яшь иде.
Чаллыда ТАССРның атказанган укытучысы, КАМАЗ төзелеше ударнигы, «Почет билгесе», бик күп медальләр иясе Роза Закирова вафат булды.
Роза Әхәт кызы Таджикстанда туган. Казан Дәүләт университетын тәмамлагач, гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган. Хезмәт юлын Үзбәкстанда һәм Таджикстанда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлап җибәргән.
1971 елдан язмышын Чаллы белән бәйләгән. Шул елда Чаллыдагы беренче мәктәп – 13нче мәктәп директоры итеп билгеләнгән. Әлеге мәктәптә 3 мең бала укыган вакытлар да булган.
В 1980 елда Роза Әхәт кызын 35нче мәктәп директоры итеп куялар. Бу – 2356 балага исәпләнгән СССРда беренче эксперименталь мәктәп. Аның үзенчәлеге: биредә бассейн, кинозал, 80 уку бүлмәсе хәтта үзләренең телестудиясе дә була.
Роза Әхәт кызы Закированы «Тәүбә» мәчете яныннан соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасимендә Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Роза Әхәт кызының туганнары, хезмәттәшләре, укучылары катнашты.
Ул Чаллы зиратында җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев