Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары пневматик коралдан зыян күргән егетнең күзен саклап калды

Табиблар сәгать ярым операция ясаган.

Чаллының 5нче хастаханәсендә 20 яшьлек егетнең күзен саклап калдылар. Егет әйтүенчә, аңа пистолеттан якын арадан ялгыш атканнар. Нәрсә булганын ул аңламый да калган. Авырту көчле булса да хастаханәгә берничә сәгатьтән генә мөрәҗәгать иткән.

Тәҗрибәле офтальмолог Рифат Җамалиев белән Анна Мазынская белдерүенчә, пуля егетнең күз алмасы эченә үтеп кергән. Табиблар катлаулы операциягә алынган. Магнит ярдәмендә пуляны кергән юлыннан чыгарып, яраны тегеп куйганнар. Зыян күргән шәһәрдәшкә озак вакыт тернәкләнергә туры киләчәк.

Табиблар имгәнгән очракта табибка мөмкин кадәр тизрәк мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев