Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялга кайткан хәрбиләргә үзенчәлекле бүләк ясадылар

Мондый чаралар дәвамлы булачак.

Чаллының Үзәк районы хакимияте махсус хәрби операциядә катнашучы шәһәрдәшләребезгә һәм аларның гаиләләренә үзенчәлекле бүләк ясады. 3 декабрьдә алар өчен бушлай киносеанс үткәрелде. 300гә якын бала әниләре һәм кыска вакытлы ялга кайткан әтиләре белән  шәһәр кинотеатрларының берсендә «Хоккейные папы» дигән фильм карады. 

«Чараны оештыруда финанс ярдәме күрсәткәне өчен, эшкуар Наил Сәйфуллинга да рәхмәтебезне җиткерәбез. Егетләребезнең гаиләләренә алга таба да төрле яклап булышачакбыз. Мондый киносеанслар һәр якшәмбедә диярлек уза. Яңа ел каникулларында, узган көзге каникуллардагы кебек үк, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен башка төр чаралар да үткәрергә ниятлибез», - дип белдерде Үзәк районы хакимияте башлыгы Эдуард Фәттахов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция