Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

38/15 йортында петарда шартлаткан егетне җирләделәр

Аңа 21 яшь иде.

Бүген Тукай районының Новый посёлогында Александр Черпаковны соңгы юлга озаттылар. Ул 12 март көнне 38/15 йортындагы фатирда петарда шартлатып һәлак булды. Бу хакта без монда язган идек. Петарданы ул Кытайдан махсус кайтарта. 10 көнгә вакытлыча файдалануга фатир ала. 

Александр Черпаков "ТЭМПО" заводында станоклар наладчигы булып эшләгән. Хезмәт хакы да яхшы булган: айга 60-70 мең сум тирәсе алган. Аның турында күршеләре дә: "Тыныч, аз сөйләшүчән егет иде", - дип сөйли. Мондый адымга баруы күбесе өчен көтелмәгән хәл. Шунысы мәгълүм: фатир шартлатыр алдыннан ул энекәше белән телефоннан языша. Үз-үзенә кул салырга теләве турында да әйтә. 

Һәлак булган егетнең әнисе, 3 туганы калды. 

Исегезгә төшерәбез, фаҗига урынында Чаллы мэры Наил Мәһдиев та булды. Ул 10нчы каттагы фатирга менеп, аны карап чыкты. Күршеләре белән сөйләште. Тулырак моннан укый аласыз. «Чыгымнарны исәпләп, тиз арада биредә яшәүчеләрне гадәти тормыш режимына кайтарырга кирәк», - диде мэр

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига