Чаллыда тагын шартлау
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын шартлау

Фаҗига 38/15 йортында булды.

Кичә төнлә 38/15 йортының 10 катындагы фатирында шартлау булды. 

Янгын сүндерүчеләр анда 21 яшьлек егетнең мәетен табып алдылар. Йортта яшәүчеләрне автобусларга эвакуацияләделәр. Әлегә шартлауның тәгаен сәбәпләре ачыкланмаган. Беренче фаразлар буенча егет үз-үзенә кул салган.

Урында тикшерүчеләр эшли. Шартлау булган йортка шәһәр мэры Наил Мәһдиев киләчәк.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


иминлек сак фаҗига

Нет комментариев