Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 6 кешедә кызамык чире ачыкланды

Авыручыларның 5се - балалар.

Кызамык чире турында Чаллы табиблары инде ел башыннан ук кисәтә башлады. Май аенда бер очрак кына теркәлсә, июнь аенда авыручылар саны артып китүе күзәтелә. Йогышлы авырулар хастаханәсенә 6 кешене кабул иттек, дип белдерде табиблар. Аларның 5се – 4 яшьтән алып 10 яшькә кадәр балалар. Берсе – өлкән кеше. Пациентларның хәле хәзер уңай бәяләнә. Дәвалану узганнан соң, аларны өйләренә җибәргәннәр. 

“Кызганычка каршы, ата-аналар балаларына вакцина ясатудан баш тарткан булган. Шуңа күрә сабыйлар бу чирне йоктырганнар. Кемнәр прививка ясатмаган һәм кызамык белән чирләмәгән һәрвакыт куркыныч астында. Яшь барган саен чир авыррак кичерелә, - ди Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе клиник-эксперт эш буенча баш табиб урынбасары Евгений Стрельцов. 

Кызамык - тиз йогышлы авыру. Бу вакытта тән температурасы күтәрелә, тамак авырта, томау төшә, хәлсезлек күзәтелә. Соңыннан әкренләп тәнгә тимгелләр чыга башлый, күзләр кызара. Шунысы бар:әлеге чир эзсез узмый. Отит, гайморит, бронхит, пневмония, гепатит һәм пиелонефрит кебек авырулар китереп чыгара. Иң куркынычы – кызамык энцефалиты һәм менингиты. Андый вакытта кеше гомере өзелергә мөмкин. 

Аеруча бала көтүче аналар куркыныч астында. Вирус плацента аша карындагы балага зыян салырга мөмкин. Табиблар сак булырга чакыра һәм кызамыктан саклануның бердәнбер чарасы итеп вакцинацияне атый. Аны балаларга 1 һәм 6 яшендә ясыйлар. Прививка ясатмаган һәм кызамык белән чирләмәгәннәргә 35 яшькә кадәр вакцина ясатырга кирәк. Медицина, сәүдә, социаль һәм коммуналь өлкәләрдә эшләүчеләргә - 55 яшькә кадәр. Прививка ясату бушлай. Бары тик яшәү урыны буенча теркәлгән шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб кызамык