Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эчкече аналарны дәвалыйлар

Пациентларның 70 проценты – ялгыз әниләр.

Чаллыда республикакүләм “Аеклык ноктасы” дигән программа гамәлгә ашырыла. Шәһәр наркология диспансеры анда 9 ел рәттән катнаша. Чара кысаларында алкоголь кулланучы  ата-аналар белән эшлиләр. Тик иң мөһиме – балаларның гаиләдә тәрбияләнүенә ирешү. 

Эш берничә этаптан тора. Башта балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышында кандидатлар исемлеге раслана.  Гадәттә анда ата-ана хокукыннан мәхрүм итү ихтималы булганнар һәм программада катнашырга теләк белдерүчеләр карала. Быел андыйлар саны 15 хатын-кыз. 

– Икенче этапта дәвалану башлана. Әгәр кеше актив рәвештә алкоголь кулланса, ябык стационарда аның махмыр (похмелье) синдромын бетерәбез, организмның зыян күргән әгъзаларын тернәкләндерәбез. Эчүдән туктаган вакыты булса, көндезге стационарга юллыйбыз. Моннан тыш һәркемгә 3 айлык тернәкләнү курсы тәкъдим итәбез. Анда алкогольгә бәйлелектән котылу өчен психотерапия кулланыла, дип аңлатты диспансер табибы, психиатр-нарколог, проект кураторы Эльмира Грекова. 

Проектта катнашучылар ярты ел дәвамында  ай саен алкоголь куллану теләген киметүче дару да кабул итә. 

Психологлар белән эшләгәндә проектта катнашучылар триггер, ягъни алкоголь эчүгә этәрүче ситуацияләрне карый. Хатын-кызлар авыр хәлдән чыгуның башка юлларын табарга, аракы тәкъдим иткәндә “юк” дип әйтергә өйрәнәләр. Аларга өй эшләре бирелә. Мәсьәлән кемнеңдер туган көне, ди. Кеше моңарчы үзен ничек тотканын һәм хәзер ничек үзгәрәчәген, хисләрен язарга тиеш. 

«Эчүен ташласын өчен кешегә шуны аңларга кирәк. Алкоголь кулланганда ул үз тормышына үзе хуҗа түгел. Хуҗа буласы килә икән, үз өстендә эшли, әйтик проектта катнаша. Җиңел түгел, билгеле, тик барысы да диярлек башкарып чыга. Узган елны хатыны белән ире дә дәваланды, уңышлы эшләделәр. Шулай да безнең пациентларның 70 проценты – ялгыз әниләр. Араларында 4 баласы булганы да бар иде. Иң аянычы шул, кияүгә чыккач эчә башлаган хатын-кызларның күпчелеге моны иренә ачу итеп эшли. Яки аңа кушылып эчә. Алкогольгә бәйлелек 70 процент нәселдән нәселгә күчүе дә мәсьәләне катлауландыра», - ди медицина психологы Гүзәл Мортазина.

Программа барышында балалар белән социаль хезмәткәрләр эшли – балалар бакчасына, лагерьгә юллама, каникулда эш урыны әзерли, мәктәп белән элемтәләр урнаштыра. 
Шунысы да бар, программада катнашу вакыты тәмамланганнан соң табиб-наркологлар ике ел дәвамында бу пациентлар белән элемтәдә тора.

2015нче елдан бирле бу проектта 60 кеше катнашкан. Нәтиҗәдә шуларның нибары берсе барыбер ана хокукыннан мәхрүм ителгән.
Алкоголь кулланучы кешеләрнең туганнары, тормыш иптәшләре диспансер бүлегенә мөрәҗәгать итеп, көн саен шимбә, якшәмбедән кала иртәнге 8 дән 18 сәгатькәчә дәвалау мөмкинлекләре турында консультация алырга мөмкин.

Мәҗбүри дәвалауга килгәндә пациент хокук бозган (наркотиклар сату, алкоголь кулланган вакытта урлау, сугышу, һ.б.) очракта суд карары буенча гына аңа юлланырга мөмкин. Калган бар очракта да табиблар эчүен ташларга үз теләге булган кешеләр белән генә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев