Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер атна эчендә 8 кеше талпаннан зыян күрде

Табиблар бөҗәкләрне экспертизага җибәрде.

БСМП трамвпунктына 1 атна эчендә талпаннан зыян күргән 8 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның һәркайсына тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. 

Хәзер талпаннарның актив чагы. Табиблар сак булырга чакыра. Урманнарга, кырларга чыкканда игътибарлы булырга һәм тиешенчә киенеп чыгарга киңәш итә. Талпан кадалган очракта, үзеңә алырга тырышмаска, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди. Талпанның башы, аяклары кадалып калырга мөмкин. Тән шешеп, инфекция таралырга мөмкин. 

Талпанны чыгарганнан соң табиблар аны инфекциягә тикшерүгә җибәрә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев