Чаллыда бер ир-атны кыйнап, машинасын ватып киткәннәр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер ир-атны кыйнап, машинасын ватып киткәннәр

Хокук сакчылары гаепле кешеләрнең эзенә чыкты.

Социаль челтәрләрдә бер төркем ир-атларның гамьсез гамәлләрен чагылдырган видео пәйда булды. Вакыйга Мәләкәс аръягы микрорайонында була. Ир-атлар йорт янында торучы бер машинаның тәрәзәләрен вата һәм эченә чүплектән алып чүп-чарлар тутыра. Соңыннан араларындагы бер егетне кыйныйлар. Зыян күрүче хәлсезлектән асфальтка егыла. 

Әлеге конфликт буенча Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте аңлатма бирде. «Ир-атлар шәхесләре ачыкланды. Алар бер-берсе белән таныш. Конфликт исерткеч эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан. Хәзерге вакытта тикшерү бара», - дип белдерде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев