Чаллыда беренче тапкыр волонтёрлар форумы узды
Аны «Своих не бросаем 16» гуманитар ярдәм җыю төркеме оештырды.
«Энергетик» мәдәният сарае каршында хәрби техника, бина эчендә – волонтёрлар күргәзмәсе. Шәһәрдә беренче тапкыр "Своих не бросаем 16" волонтёрлар форумы узды. Аны Ватанны саклаучылар елы кысаларында оештырдылар. Чарага мэр Наил Мәһдиев та килде. Ул хәрбиләрне кайгыртучы волонтёрларларның һәммәсе белән танышып чыкты. Аларның эшчәнлеге турында тыңлады.
«Своих не бросаем 16» гуманитар җыю төркеме көтмәгәндә барлыкка килгән берләшмә. Шәһәребезнең 3 гүзәл заты – Анна Артемьева, Гүзәл Гафиятуллина, Екатерина Шульга – 22 елда эшчәнлеген башлап җибәрәләр. Бүген аларга 10 меңгә якын кеше кушылган.
«Мин гап-гади парикмахер. Махсус хәрби операция башлангач, анда хезмәт итүче ир-егетләребезгә ярдәм итәргә булдык. Кирәк-яракларны минем студиямә китерәләр иде. Ни генә юк иде анда?! Сыешып булмый башлады. Соңыннан депутат Руслан Нигмәтулин бина бүлеп бирде. Бүген безгә бик күп кеше кушылды. Иртән эшлибез, кич СВОдагы егетләр өчен тырышабыз. Хәтта СВО зонасына да барып кайттык», – дип сөйләде Анна Артемьева.
Форум турында тулырак «Шәһри Чаллы»ның киләсе саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев