Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Бөтендөнья татар Конгрессының күчмә утырышы узды

Анда һәр районның бренды булырлык чаралар турында сөйләштеләр.

Утырышта Татарстанның төрле районнарында татар милли хәрәкәте торышы, аны күтәрүдә шәхесләр, һәр районның бренды булырлык чаралар турында сөйләштеләр.

500 меңнән артык халкы булган шәһәрдә милли традицияләрне саклау буенча саллы проект - "Шәһри Чаллыдан пятачок". Ул бүген автокалада шундый брендка әверелде.

Татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин аны республикакүләм танылуын билгеләп үтте, һәм Конгресс җитәкчеләренә бу проектка матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеген карарга чакырды.

Моннан тыш, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Гаилә елы уңаеннан күренекле татарлар арасында республикакүләм гаилә бәйгесе үткәрергә дә тәкьдим итте. 

Болар хакында тулырак "Шәһри Чаллы" газетасының 28 февраль санында укый алырсыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы