Чаллыда яшәүче 2 ир-ат шәхси мәгълүмат урлауда гаепләнә
Шәһәр судында җинаять эше каралачак.
Чаллы судында ике ир-атны хөкем итәчәкләр. Алар абонент турында шәхси мәгълүматны чит кешеләргә сатуда гаепләнә. Егетләрнең берсе шәһәрнең элемтә компаниясендә эшләгән. Телефон номерлары, аның хуҗалары турында мәгълүмат - барысы да компьютерда аның өчен ачык була. Закон буенча ул аларны беркемгә дә белдерергә тиеш түгел. Әмма дусты ярдәмендә ул акча эшләргә тели. Дусты клиентлар таба, ул мәгълүмат җиткерә.
Гаепләнүчеләрне берьюлы 3 маддә буенча хөкем итәчәкләр. Чаллы судының матбугат хезмәте белдерүенчә, алар 2020 елның декабреннән 2021 елның февраленә кадәр җинаять кылганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев