Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат Эчке эшләр идарәсеннән 100 мең сум таләп итә

Аны изоляторның торышы куркуга салган.

Чаллыда яшәүче ир-ат шәһәрнең Эчке эшләр идарәсен судка бирде. 2016 һәм 2017 елларда тикшерү үткәрү максатыннан, аны СИЗОдан изоляторга күчереп торалар. Андагы шартларга ир-атның исе китә. Курку, борчылу, кимсенү кебек хисләр кичерә ул. 

Камераларда унитаз һәм умывальник булмавына зарлана. Душ та коена алмый. Моннан тыш, бәдрәф кәгазе, теш пастасы, сабын, кырыну станогы кебек гигиена кирәк-яраклары бирмәүләре дә аны гаҗәпләндерә. Андагы куркыныч шартлар кеше абруен төшерә, дип саный ул. 

Эчке эшләр идарәсеннән ул 100 мең сум компенсация таләп итте. Суд, материалларны өйрәнеп, шикаять белдерүченең гаризасын өлешчә канәгатьләндерде. Аңа 7 мең сум компенсация түләнәчәк.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция