Чаллыда яшәүче ир-атның кыйммәтле машинасын тартып алдылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-атның кыйммәтле машинасын тартып алдылар

Моннан тыш, өстәмә җәза төрләре билгеләнде.

Чаллыда яшәүче ир-атның «JAGUAR XF» автомобилен конфискацияләделәр. Моннан тыш, аңа 200 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләделәр һәм 2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр.Чаллы суды шундый карар чыгарды. Сәбәбе алкоголь белән бәйле.

Узган ел көз ул М-7 трассасында исерек килеш машинада йөреп тотыла. Әмма гаебен танымый, алкогольгә тикшеренүдән баш тарта. Шунысы мәгълүм: ул моңарчы да исерек килеш руль артына утырып штрафка тартылган, 2027 елга кадәр машина таныклыгыннан мәхрүм ителгән була. 

 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев