Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче күпбалалы әни 12нче сабыен Аргентинада тапты

“Ул шәһәргә әле тиз генә кайтмаячак”, - ди аның ире.

Орловлар гаиләсе турында Чаллы гына түгел, бөтен республика халкы белә торгандыр. Алар 11 бала тәрбияли. Гаилә башлыгы Андрей Орлов үз хокукларын яклап, ничәмә-ничә тапкыр суд бусагасын таптады. Торак сертификаты алу өчен ул 2018 елдан бирле көрәшә. Әле һаман да максатына ирешә алмады. 

Март аенда Орловларның 12нче сабыйлары дөньяга аваз салды. Кайда дисәгез, Аргентинада, Буэнос-Айрес шәһәрендә! Әлеге илдә туган бала автомат рәвештә гражданлык таныклыгы ала. Әти-әнисенә Аргентинада яшәү рөхсәте бирелә. Моннан тыш, визасыз 171 илгә бару хокукына ия буласың. Гаилә башлыгы Андрей шуны күздә тотып, тормыш иптәшен чит илгә җибәрә дә. Екатерина белән бергә анда аның  өлкән улы.  

-    Бала сары чире белән туды. Маска астында да ятты. Анализлары буенча табибларның сораулары булды. Бәхеткә, хәзер барысы да яхшы. Екатеринаны бала белән инде чыгардылар. Улыбызга Хуан исемен куштык. Безнеңчә ул Ваня инде, - ди Андрей Орлов. 

Аргентинада бала табырга теләүчеләр күп икән. Миграция системасы исемлеге тулы, ди әңгәмәдәш. Шуңа күрә балага документлар ясау вакытны алачак. Кимендә алар Буэнос-Айреста 2-3 айга тоткарланырга мөмкин. Хәзер әни кеше илнең уңай һәм тискәре якларын күзәтү белән мәшгуль. 

-     Аргентинада 30 градус җылы. Әмма безнең илдән аермалы яклары бик күп, ди хатын. Безнең илдә мәҗбүри прививкаларга каршы чыгып, кадатмыйча калырга мөмкин булса, анда алай түгел. Кирәк икән - сорап тормыйлар. Каршы чыксаң, документ бирмәскә мөмкиннәр, - дип сөйли Андрей Орлов. 

Андрей Орловның шәхси фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана бала