Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче кыргыз табибы: «Унике яшьтән ураза тотам»

Фарход Юлдашев белдерүенчә, Татарстанда аңа ураза тоту күпкә җиңелрәк.

Изге Рамазан ае тәмамланырга нибары өч көн калды. Бу чорда миллионлаган мөселман Аллаһка итагать итеп, үз сабырлыгын, ихтыяр көчен сынап ураза тота. Алар арасында шәһәребезнең «МедХан» клиникасы табибы, Кыргызстаннан килгән дин кардәшебез Фарход Юлдашев та бар. Үзенең мәгърур таулары, Иссык-күлләре белән дан тоткан милләт вәкиле белдерүенчә, аның өчен Татарстанда ураза тоту күпкә җиңелрәк икән. Ни өчен дисезме? Бу хакта үзеннән сөйләтик әле. 

– Фарход Талибович, тәүге уразагызны хәтерлисезме?

– Әйе, ничек онытасың ди инде аны. Балачакта иде ул. Без бик зур гаилә булып яши идек. Әби-бабай, әти-әни, ике энем, бер сеңлем. Әтиемнең абыйлары да бездә яши иде. Шулай бер көнне барысы да: «Иртәгә иртән ураза тотабыз», – дип йөри башладылар. Миңа бу бик кызык тоелды. Бөтенесе тоткач читтә калалмыйм бит инде. «Мин дә тотам, мин дә тотам», – дип сөйләнеп йөри башладым. Үзем уйлыйм: һавада оча микән ул, җирдән йөри микән, ничек тотасы икән, дим. Билгеле инде, кичен йоклап киткәнмен. Иртән торгач, исемә төшеп: «Кая, күрсәтегез инде, кайда ул, тоттыгызмы?» – дип әти-әниемнән сорадым. Егыла-егыла көлделәр инде шунда миннән (елмая). Аннары инде 12 яшьләр тулгач мин, аңлап, беренче тапкыр әлеге гыйбадәтне үтәдем. Безнең җирлекләрдә шулай, малайлар – 12, ә кызлар 9 яшьтән уразага керәләр. 

– Димәк, Сез инде 24 ел рәттән, бер дә калдырмый бу фарыз гыйбадәтне үтәп киләсез. Тик хәзер инде Татарстан җирлегендә. Һәм бу уңайдан Сездән уразаны кайда тоту җиңелрәк дип сорыйсы килә?

– Мин тумышым белән Ош шәһәреннән. Бездә җәйләрен температура +45 градуска кадәр җитә. Көннәр бик коры, кояшлы тора. Һәм, гомумән, Кыргызстанда ел буенча нибары 70 көн генә яңгыр яварга мөмкин. Шуннан үзегез чамалап карагыз инде (көлә). Кышларын исә терекөмеш баганасы -15...-20 градустан төшмәсә дә бик салкын. Чөнки бездә һава коры. Шуңа җылынасы, кайнар су эчәсе килә. Ә Татарстанда исә һава шартлары кулай. Шуңа да ураза тоту күпкә җиңелрәк. Билгеле, көн дәвамында ашыйсы да, эчәсе дә килергә мөмкин. Тик без боларның барысына да түзәргә тиешбез, шушы авырлыклар аша без ризыкның кадерен белергә өйрәнәбез, ихтыяр көчен тәрбиялибез, гөнаһлардан сафланабыз. Без Кыргызстанда моңа сабый чактан ук төшенеп үсәбез.

– Шуңа да сездә халыкның бик күп өлеше уразага керәдер дә?

– Әйе, бездә балалар гаиләдә кечкенәдән үк дини мохиттә тәрбияләнә. Сабый әти-әнисенең ел да ураза тотканын күрә һәм аннары үзе дә моны үтәргә тиешле гыйбадәт дип башына сеңдереп үсә. Бу инде элек-электән шулай килә. Сездә исә башкарачак. Кешеләр ислам динен хөрмәт итәләр, таныйлар, тик фарыз гыйбадәтләрне, бурычларны тирәнтен үк белеп бетермиләр. Көн дә биш вакыт намазын үтәүче мөселманнар турында сөйләвем түгел, ә гади халык турында әйтүем. 

– Ишеткәнемчә, сездә ифтар мәҗлесләре дә башкачарак үтә.

– Бездә күп кеше шәхси йортлары белән яши. Шуңа да ифтарларны да без кафе-рестораннарда, мәчетләрдә түгел, ә үз өйләребездә туган-тумачаларны җыеп үткәрәбез. Рамазан ае дәвамында шулай чиратлап, һәр туганыбызда авыз ачып чыгабыз. Үзебез белән күчтәнәчләр – финик, арбуз, кабартмалар алып киләбез. Бу инде үзара татулыкны, дуслыкны да арттыра, туганлык җепләрен ныгыта. Авыз ачканнан соң ир-атлар җыелып мәчеткә тәравих намазына китә. Мәчет дигәннән, иман йортында ифтарлар Рамазанның соңгы ункөнлегендә, Кадер кичәсен эзләгәндә генә үткәрелергә мөмкин. Шул рәвешле кардәшләребез аштан соң, вакытны әрәм-шәрәм итми шундук намазга баса. Таңга кадәр Аллаһка догалар белән мөрәҗәгать итә, тәүбә итә, гыйбадәтләр кыла. 

– Кыргызстан белән чагыштырганда, бездә дә ислам кануннары буенча яшәү өчен мөмкинлекләр җитәрлекме? 

– Аллаһка шөкер, алар елдан-ел арта бара. Мисал өчен, 2015 елда мин Чаллыга күченеп килгәндә кибетләрдә хәләл ризыкларны эзләп йөрергә кирәк иде. Ә хәзер алар киң ассортиментта барлык эре сәүдә челтәрләрендә дә бар диярлек. Хәләл туклану урыннары да баштагы чорда бары ике-өч җирдә генә иде, хәзер инде аларны санап бетерерлек түгел. Мәчетләр дә күп, күңелең кайсына тели, шунда барырга була. Бу гына да түгел, хәзер хәтта җәмәгать урыннарында да гыйбадәт кылу өчен шартлар бар. Мисал өчен, үземнең төп эш урыны булган БСМПда да намаз бүлмәсе ачылды. Эштән бушаган арада без анда мөселман коллегаларыбыз белән җыелып, кичен тәравихлар да укыйбыз. 

– Ә Чаллы шәһәр буларак Сезгә ошыймы?

– Каланың кайбер урыннары минем туган шәһәремне хәтерләтә. Бездә якынча ярты миллион халык яши, сездә дә шул тирә. Биредә инфраструктура да, яшәве дә бик уңайлы. Чөнки шәһәр артык зур да, кечкенә дә түгел. Дөресен генә әйткәндә, мин монда очраклы рәвештә генә килеп эләктем. Бу хакта хәтта кино төшерергә дә булыр иде. Россиягә мин 2010 елда Новосибирск дәүләт медицина университетына белем алырга килгән идем. Аны тәмамлагач кире үзебезгә кайтып гаилә кордым. Хәләл җефетем Казанга шулай ук табиб булырга укырга кергән булып чыкты. Беренче семестрны тәмамларга ярты ел вакыты калган иде. Аннары без кабат Новосибирскига китәргә тиеш идек. Аның укып бетергәнен көткән арада эшкә урнашырга булдым. Казанның сәламәтлек саклау идарәсенә резюме җибәрдем. Шуннан миңа шалтыратып, 4нче поликлиникага эшкә чакырдылар. Ул «Набережная»да урнашкан дип әйттеләр. Барыр алдыннан картага карасам, бу шифаханә РКБ янында булып чыкты. Кабат элемтәгә кереп, белешергә булдым. Баксаң, мине «Набережные Челны»га дип чакырган булганнар икән. Ул чакта әле андый шәһәр барлыгын белми дә идем. Казаннан 200 км ераклыкта дигәч, бөтенләй баш тарттым. Тик мине: «Баш табиб белән сөйләшенгән инде, ошамаса китәрсез»,  – дип бик каты үгетләделәр. Без инде хәләл җефетем белән, үзенә күрә бер экскурсия дә булыр дип, барып кайтырга булдык. Әнә шуннан бирле Чаллыда инде мин. Быел 9 ел тула (көлә). 

– Димәк, Сезне калабыз үзенә әсир иткән. Юкса, калмас идегез?

– Билгеле, ошамаса бу гомер яшәмәс идек. Дин ара татулык, тынычлык булуы ошый миңа биредә. Кешеләрнең, пациентларның мөнәсәбәте дә уңай. Бернинди кырын караш юк. Мин үзем дә һәрвакыт әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы, бертигез мөнәсәбәттә. Чөнки динебез дә безне шуңа өйрәтә. Аллаһ каршында без кешеләр, кайда гына яшәсәк тә, нинди генә милләттән булсак та бертигез. Балаларыма да шуны төшендерәм, иманлы тормышка өйрәтәм. Шөкер, бүгенге көндә җиде яшьлек кызыбыз да инде ураза тотарга атлыгып тора. «Нишләп мине сәхәргә уятмадыгыз?» – дип үпкәли дә әле хәтта. Без әлегә аңа иртәрәк дип аңлатабыз, бераз үсә төшкәч тотарсың, организмың ныгысын, дибез. 

– Сәхәр дигәннән, үзегез уразада ничек тукланасыз?

– Мин күбрәк шулпалы ашлар, яшелчә, җиләк-җимешләр ашыйм. Алар миңа тәүлек буе җитәрлек энергия бирә. Кайчак көненә 3-4 операция ясаган чаклар да була. Аллаһка шөкер, хәл дә бетми, йончытмый да. 

– Газета укучыларыбызга да уразага кагылышлы киңәшләрегезне бирсәгез иде.

– Ифтар вакытында артык күп ашарга киңәш итмәс идем. Чөнки бу рәвешле ашказанына, эчәклекләргә авырлык килергә мөмкин. Өстәвенә, сәхәр ашарга да урын калмый. Ә әлеге туклану безгә көч туплау өчен мөһим.  Шулай ук ифтар белән сәхәр арасында күбрәк сыеклык эчү зарур. Организм көненә якынча ике литр су үзләштерергә тиеш. Шушы режимны сакларга омтылырга кирәк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев