Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Илшат Рәхимбайның “Микулай” фильмын күрсәтәләр

Анда төп рольне Россиянең халык артисты Виктор Сухоруков уйный.

Бүген Чаллының “Сити Молл” сәүдә үзәгендә танылган яшь режиссер Илшат Рәхимбайның “Микулай” фильмы  презентациясе уза. Бу хакта безгә популяр җырчы Артур Маузер хәбәр итте. “Дустым, күп кенә клипларымның авторы Илшат Рәхимбай үзенең 3 ел дәвамында төшергән иҗат җимешен тамашачыларга тәкъдим итә. Төп рольдә –  Россиянең халык артисты Виктор Сухоруков”, - ди ул. 

Микулай – керәшен авылында яшәүче төп герой. Бервакыт аның янына таныш булмаган ир-егет килеп, үзен аның улы дип атый. Шуннан соң Микулайның дөньясы асты өскә килә башлый. Белгечләр фильмның жанрын этно-триллер дип билгели.

Чарага режиссерның үзенең дә килүе көтелә. Кино күрсәтү ябык залда уза. Узган елны әлеге фильм мөселман киносы фестивале кысаларында Казанда күрсәтелгән иде. «Микулай» илнең 156 кинотеатрында күрсәтеләчәк.

Илшат Рәхимбай белән очрашу турында тулырак тиздән “Шәһри Чаллы”дан укыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кино