Чаллыда иң яхшы тәрбиячене сайладылар
Ул шәһәребез данын республика конкурсында яклаячак.
Чаллыда «Ел тәрбиячесе» конкурсы финалы узды. Җиңүче дип «Подсолнушек» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Хәйруллина табылды. Аңа бүләккә 50 мең сум тапшырдылар. Хәзер ул Чаллы данын республика бәйгесендә яклаячак.
Икенче урынны 81нче «Гөлчәчәк» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Олампиева, өченче урынны 132нче «Сандугач» бакчасы Екатерина Хафизова алды. Аларга 45 һәм 40 мең сум акча тапшырдылар.
Төрле номиянацияләрдә билгеләнгән тагын 6 тәрбиячегә 15 мең сум күләмендә бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев