Чаллыда иң рейтинглы язучының юбилеена әзерләнәләр
Бәйрәм Әдәбият көннәре кысаларында узачак.
Программа буенча иртәнге якта башкала һәм Чаллы язучылары мәктәпләрдә (2, 29, 54 гимназияләрдә, 84 лицей һәм 3 мәктәптә) очрашулар үткәрәчәк. Һәр мәктәпкә 5-6 язучы баруы көтелә. Быел Чаллының 29нчы гимназиясенә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Язучыларның Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, драматург һәм язучы Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Алинә Хәбибуллина, “Татар-информ” журналисты Рүзилә Мөхәммәтова, әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов чакырулы.
Сәгать 14.00дә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Айгөл Әхмәтгалиеваның 50 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм кичәсенә җыелачаклар. Кунакларга юбилярның “Капка” драмасы тәкъдим ителәчәк.
Бәйрәмгә зур кунакларның килүе көтелә. Башкаладан Татарстан рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда башка халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, Мәдәният министры Ирада Әюпова, Чаллы мэры Наил Мәһдиев чакырулы. Юбилярның туган авылы Качкыннан (Усы авыл җирлегеннән) һәм Актаныштан зур делегация, шулай ук Уфадан, Әлмәт, Минзәлә, Оренбургтан театр вәкилләре, язучылар килүе көтелә.
Айгөл Әхмәтгалиева “Белем.ру” рейтингы буенча татар әдәбиятында иң популяр автор булып санала. Әдәбияттагы уңышлары өчен ул Мәхмүт Кашгарый исемендәге Халыкара һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Бүгенге көндә Айгөл Әхмәтгалиева Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрында әдәби бүлек мөдире булып хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев