Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йөкле хатын-кызлар кызыклы мастер-класста катнашты

5нче шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә арт-терапия аша борчулардан котылырга өйрәтәләр.

Россиядә яңа бәйрәм – йөкле хатын-кызлар көне кертелде. Ул елга ике мәртәбә – 7нче апрель һәм 7нче октябрьдә билгеләп үтеләчәк. Җәмгыятьтә аналар һәм балаларга карата сакчыл караш булдыру нәтиҗәсендә сабыйлар туу саны артыр дип көтелә. Чаллыдагы 5нче шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә үткән кызыклы чара да әлеге бәйрәмгә багышланды.

Якты һәм иркен бүлмәдә талгын матур көй уйный. Гәүдәләре шактый түгәрәкләнгән хатын-кызлар астан яктыртылган пыяла өстәлгә иелгән, анда  - манный ярмасы җәелгән. Алар ярманы учларына алып, кире “агыза”, тау итеп өя, тарата, бармаклары белән сызып, рәсем төшерә. Медицина психологы Мария Пелагеина оештырган мастер-класс шул рәвешле барды. Гадәттә, бу техникада ком кулланыла, тик сәламәтлек өчен ярма куркынычсызрак икән.

Күпчелек авырлы хатын-кызлар борчылган, күңел төшенкелегенә бирелгән очракта бирегә гинеколог юлламасы буенча килә. Үз теләгең буенча мөрәҗәгать итәргә дә була. Мондый халәттә кайбер ысулларны гына кулланырга мөмкин, ди белгечләр. Арт-терапиягә караган комда рәсем ясау - шуларның берсе. Очрашулар айга бер тапкыр үткәрелә, 45 минут дәвам итә. Анда булачак әниләр бергәләп рәсем дә ясый, курчак тегә, музыка тыңлый, китап укый, балчык белән эшли. 

– Иҗат иткәндә киеренкелектән арынып була, өстәвенә, бу тән, мускулларга да уңай йогынты ясый. Төркем белән эшләүнең уңай яклары бик күп. Үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып, киңәшләшеп алар билгесезлек, курку, борчылу хисләреннән котыла. Кайбер сорауларны индивидуаль терапиядә бирә алмыйлар, ә төркемдә тәвәкәллиләр.

Эмоцияләрдән тыш без бала табу процессы турында да тәфсилләп сөйләшәбез, әйтик, нәрсә ул тулгак, аның билгеләре нинди, ул вакытта нишләргә кирәк, барысын да  аңлатам. Нәтиҗәдә хатын-кызлар хастаханәгә эчке бер әзерлек белән бара, югалып калмый, иң мөһиме - сәламәт бала таба, ди Мария Викторовна, эш тәҗрибәсенә таянып. Ул 11 ел эчендә педиатрия өлкәсендә дә, перинаталь үзәктә акушер буларак та хезмәт куйган. 

Очрашудан соң, хатын-кызлар белән якыннанрак танышып, тәэсирләре белән уртаклашуларын сорадым.
Евгения Гыйльмуллина: 2 кызыбыз бар, аларга сеңлекәш алып кайтырга җыенабыз. Бу юлы көтелмәгәндәрәк балага узсам да, һәръяклап әзерләнәбез. Хәлем яхшы, гомумән, авырлы вакытта көчем артып китә сыман минем. Токсикоз үткәннән соң озак итеп йөрисем, йөзәсем, сикерәсем килә, әллә никадәр эшне эшләп ташлыйм. Ризыкларга килгәндә гел ит ашыйсым килә. Мәшәкатьләр артасын белеп, ирем белән бик кирәкле эшләрне башкарып чыктык -  күченергә торабыз. Ә моңарчы, уртак тел таба алмау сәбәпле, гел сузып килә идек. Бер-береңнең хәленә керсәң, җаен табарга була икән! Бүгенге мастер-класска килергә дә мөмкинлек таптым менә (елмая). Безнең өйдә дә комлы өстәл бар, тик анда күбрәк балалар уйный, ә монда мин үзем генә рәхәтләндем.

Рузия Исынбаева: Беренче тапкыр бәби көтәм, авырга узу белән малай булачагын сиздем. Нократ Аланыннан күченеп килүебезгә җәй көне бер ел тула. Баланы Чаллыда табачагыма сөенәм - монда табиблар да ышанычлырак, медицина да көчлерәк. Ирем үземне сакларга, ял итәргә куша, ә мин эшсез тора алмыйм. Тегәргә яратам, улыма инде матур юрган тышлары, костюмнар тегеп куйдым. Вакыт булганда рәсем ясыйм, күп итеп җәяү йөрим, уңай эчтәлекле китаплар, әкиятләр укыйм. Элек алмага исем китми иде, хәзер туктый алмыйм, әни дә минем белән авырлы чакта алма яраткан икән. 

Анастасия Лоскутова: Мин үземне һәрвакыт малайлар әнисе итеп кенә күзаллый идем, улыбыз бар. Ә кыз туасын белгәч, хәтта югалып калдым, хәзер чәч үрергә дә өйрәнәсе була инде (көлә). Әле һаман да исем сайламадык, дөресрәге ирем улыбызга исемне син сайладың, бу юлы минем чират, ди. Шуңа, аныңча, Алиса дип кушарбыз мөгаен. Мин рәсем ясарга, кәгазь-пумалалар белән мәш килергә яратам, ә бүген бик кызыклы техника белән таныштым - бар дөньяңны онытып ял итә торган шөгыль икән. 

Валентина Кашапова: Улым бар, кыз көтәбез. Нәкъ шулай – балалар арасында яшь аермасы зур булмавын теләгән идем. Беренче тапкыр авырга узгач, “очып” кына йөрдем, ә монысында, нишләптер, токсикоз да көчлерәк, хәлем дә авыррак. Декретка кадәр ике эштә эшләдем, хәзер инде сакланырга тырышам, ашыгыч булмаса, калдырып торам. Ярый әле ирем бик нык ярдәм итә – аяк киемнәремә кадәр эләктерә, кирәк икән, ашарга да пешерә. Бүген хатын-кызлар консультациясенә килгәч, мәшәкатьләрне читкә куеп, иҗатка “чумып”  бераз тын алырга кирәклеген аңладым – күңелем тынычланып калды.

Вероника Миңнуллина: Авырга узып, гинеколог янына килгәч, “Сез бит әле яңа таптыгыз?” дип аптырап сораганын хәтерлим. Көлештек. Әйе, кызыбызга әле яшь ярым гына. Аңа да шактый игътибар кирәк, шуңа күрә беренче тапкырдагы кебек иркенләп йөри алмыйм, билгеле. Шулай да һавага чыгарга, күбрәк яшелчәләр ашарга, баллыны чикләргә, яхшы уйлар уйларга тырышам.  Шөкер, ирем, ике як әти-әниләрем –ныклы таянычларым. 

Гүзәл Зәйнуллина: Икенче малай алып кайтырга әзерләнәбез. Олы абыйсы, эчемне сыйпап, кайчан туа инде ул, дип сорый. Бу юлы үземне күпкә тынычрак тотам, ни дисәң дә тәҗрибәм бар. Декретка киткән кеше урынына утырган хатын-кыз үзе дә тиздән балага уза, диләр бит, эштә минем урындыгым да инде яңа хуҗасын тапты (елмая). Мин исә юкка-барга борчылмаска, ризыкны төрләндерергә, көнгә ике тапкыр урамга чыгарга тырышам. Менә, беренче тапкыр психолог белән очрашуга килдем, бик ошады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев