Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йорт ишегаллары 59 процентка төзекләндерелде

Дүрт йорт тулысынча әзер.

Быел Чаллыда "Безнең ишегалды" программасы кысаларында 84 йорт төзекләндерелә. Машина кую урыннары, җәяүле юллары ясала. Яңа яктырткычлар, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырыла, балалар мәйданчыгы да булдырыла. 

"Экваторны үттек. Төзекләндерү эшләре 59 процентка төгәлләнде.10, 15, 31 и 52 комплекслар тулысынча әзер. Башка комплексларда график буенча барабыз", - ди "Автомобиль юллары предприятие"се директоры Марат Анисимов. 

Исегезгә төшерәбез, "Безнең ишегалды" программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган проект. Республикада тулы куәтенә ул дүртенче ел эшләп килә. Моңа охшаш проект Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. 31нче комплекстагы төзекләндерү эшләре турында монда язган идек. 

Фото "Автомобиль юллары предприятие"сенең социаль челтәреннән алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды