Чаллыда юристлар бушлай консультация бирәчәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юристлар бушлай консультация бирәчәк

Очрашу шахмат-шашка клубында оештырыла.

20 апрель көнне Чаллы юристлары шәһәрдәшләрне бушлай кабул итәчәк. Очрашу «Этюд» спорт мәктәбендә (21/18 аресы буенча урнашкан шахмат-шашка клубы) сәгать 9:00дан 15:00гә кадәр оештырыла. Биредә прокуратура, салым инспекциясе, социаль фонд, ТР риелторлар ассоциациясе белгечләре дә булачак. Ипотека, шәхси торак төзелешкә бәйле сораулар да биреп булачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев