Чаллыда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты һәм республика юл-урам челтәрен ремонтлау программасы кысаларында яңартылган юлларда хәрәкәт ачылды.
Тантанада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ЮХИДИ вәкилләре, юл төзүчеләр катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел шәһәрдә 27 километрдан артык автомобиль юлы норматив хәлгә китерелде. Эшләр Тынычлык, Яр Чаллы, Мәскәү, Муса Җәлил, Раис Беляев, Фоменко проспектларында, шулай ук Нариманов, Низаметдинов, Батенчук, Гагарин, Гостев урамнарында һәм башка участокларда башкарылды.
Барлыгы 644 мең кв метрдан артык асфальт яңартылды, 21 мең погон метрдан артык борт ташы урнаштырылды, 533 юл билгесе алыштырылды, 513 метр җәяүлеләр өчен койма куелды. Наил Мәһдиев юл төзүчеләргә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, юлларны төзекләндерүдә иң мөһиме – аларның матурлыгы гына түгел, ә кешеләрнең иминлеге булуын ассызыклады.
«Шәһәр юлларына йөкләнеш елдан-ел арта, транспорт саны да күбәя. Шуңа күрә юлларның сыйфатлы һәм куркынычсыз булуы аеруча мөһим. Сез Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә автомобиль йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен уңайлы шартлар тудыру, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен зур эш башкарасыз. Безнең төп максат – кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау. Башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт. Эшегез нәтиҗәсен шәһәр халкы көн саен күрә һәм файдалана», – диде ул.
Шәһәр буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радый Кадиков сүзләренчә, быелның тугыз аенда юл-транспорт һәлакәтләре саны, шулай ук һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр саны кимегән. Ул бу уңай динамиканы шәһәрдә юл инфраструктурасын системалы рәвештә яңарту белән бәйләде.
«Автокалада юлларны төзекләндерүгә ел саен зур күләмдә акча юнәлтелә. Моның нәтиҗәсе дә ачык күренә – юл-транспорт һәлакәтләре саны кими. Чаллыны иң яхшы юлларга ия булган шәһәрләрнең берсе дип атарга мөмкин, моны бөтенроссия дәрәҗәсендәге нәтиҗәләр дә раслый. Монда бернинди могҗиза да юк – бу мэр Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге шәһәр хакимиятенең, аның командасының, төзүчеләрнең һәм шәһәр тормышына битараф булмаган кешеләрнең системалы хезмәте нәтиҗәсе», – диде ул.
Тантанада юлларны капиталь ремонтлауга зур өлеш керткән «ВОЛГА-АВТОДОР», «Строй-Инжиниринг», Автомобиль юллары предприятиесе һәм «ПРОМТРАНС» хезмәткәрләренә шәһәр мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләүдән соң Наил Мәһдиев һәм Радий Кадиков символик билге янына килеп, тантаналы рәвештә яңартылган юлларда автомобиль хәрәкәтенә старт бирделәр.
Нет комментариев