Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кеше урлап, акча таләп итүче 3 ир-атка суд булды

Аларны 6, 7 һәм 8 елга утыртырга сораганнар иде, тик...

Гаепләгән як теләгәнчә булмады. Кеше урлауда, зур күләмдә акча таләп итүдә һәм талауда гаепләнүче 3 ир-атларның бөтенесен дә утыртмадылар.

Исегезгә төшерәбез, вакыйга 3 ел элек май-июнь аенда булды. 3 егет (аларга ул вакытта 25, 28, 33 яшь иде), 26 яшьлек егеткә карата физик көч кулланып, 3 млн. сум акча таләп итте. Үз максатларына ирешә алмагач, егетне урлап бакчачылык ширкәтендә бикләп тоттылар. Урлаучылар йоклап киткәч кенә 26 яшьлек шәһәрдәш “112” хезмәтенә шалтыратып котыла алды.

Әмма җинаятчеләр моның белән генә чикләнмәде. Егетне урамда сагалап торып, хокук сакчыларына шалтыратканы өчен аннан үч алдылар, 300 мең сум таләп иттеләр. Егетне тагын тукмап, кесә телефонын урладылар (бу хакта монда яздык).

Гаепле ир-атларга карата җинаять эше узган ел кузгатылды. Эш бер ел бу тикшерелде. Чаллы судының матбугат хезмәте белдерүенчә, Фәнис Мирзахановның кылган гамәлендә җинаять составы табылмады. Ул иректә булачак. Хөкем карарында реабилитация үтәргә хокукы бар диелә.

Икенче гаепләнүче, Салават Исламов 2 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде. Аны акча таләп итүдә генә гаепле дип таптылар. Ул катгый режимлы төзәтү колониясендә утырачак.

Тагын бер фигурант – Теодор Брыкса. Ул да акча таләп итү һәм талау маддәләре буенча гына хөкем ителде. Кеше урлау буенча гаебе юк. Моңарчы шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән булу сәбәпле, аңа 4 ел төрмә билгеләделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев