Өч Чаллы егете кеше урлауда һәм 3 млн. сум таләп итүдә гаепләнә
Аларга карата җанять эше кузгатылды.
Чаллыда яшәүче 3 ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Алар кеше урлауда, зур күләмдә акча таләп итүдә һәм талауда гаепләнә.
Вакыйга 2 ел элек җәйнең май-июнь аенда була. 3 егет, 26 яшьлек егеткә карата физик көч кулланып, 3 млн. сум акча таләп итә. Үз максатларына ирешә алмагач, егетне машинага көчләп утыртып, бакчачылык ширкәтенә алып китәләр. Озак вакыт көнкүреш вагонында чыгармыйча тоталар. Урлаучылар йоклап киткәч кенә 26 яшьлек шәһәрдәш “112” хезмәтенә шалтырата. Аны хокук сакчылары коткара.
Әмма җинаятчеләр моның белән генә чикләнми. Егетне урамда сагалап торып, хокук сакчыларына шалтыратканы өчен үч алырга була алар. Бу юлы 300 мең сум таләп итәләр. Егетне тукмап, кесә телефонын урлыйлар.
Хәзер 3 егеткә дә (аларга 28, 25, 33 яшь) 3 маддә буенча җинаять эше кузгатылды. Тиздән аларның язмышы судта хәл ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев