Чаллыда мәктәп укучысын машина бәрдерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәктәп укучысын машина бәрдерде

Фаҗига көндез булды.

Чаллыда 15 яшьлек кыз катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Фаҗига Авангардная урамында килеп чыкты. 
Якынча мәгълүматлар буенча «Лада Гранта» машинасының  25 яшьлек йөртүчесе көйләнми торган җәяүлеләр юлы аша чыккан кызны бәрдерә.
Нәтиҗәдә яшүсмер төрле дәрәҗәдәге яралар ала. Ашыгыч ярдәм хезмәте аны хастаханәгә алып китә. Хәзерге вакытта фаҗиганың сәбәпләре тикшерелә. 

Фото ГАИдан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев