Үкенеч сөлекләре
Иҗат

Үкенеч сөлекләре

Яшьлегемә кире кайтыр идем, Кабатланмас булса ялгышлар...

Мәйсәрәнең бәгыренә тия бу җыр. Яшь чагында бер дә «бирешми» торган нде югыйсә. Хәзер генә әллә ни булды. Таныш тавышны ишетте исә, кулыннан эше төшеп, тынсыз-өнсез кала. Әйтерсең, кайчандыр йөрәгенә кадалып, әрнетеп-ачыттырып торган салкын энәгә кайнар ток йөгерә дә йөрәген йомычкалап чәрдәкли башлый.

Яшьлектәге беркатлы хатасы өчен үкенү газаплары кузгала. Әгәр шулай гына күңелнең бу шыксыз халәтеннән котылып булса, Мәйсәрә йөз, мең мәртәбә дә тыңлар нде аны.

Әтисе фаҗигагә юлыгып һәлак булганда, Мәйсәрә кечкенә иде әле. Шулай да ул аны яхшы хәтерли. Бигрәк тә соңгы көн хәтердә нык уелып калган. Ул көнне Мәйсәрә бик иртә сискәнеп уянып китте. Әтисе белән әнисе дәшми-нитми генә чәй эчеп утыралар. Әтисе, аның уянганын сизде бу¬гай, кузгалып янына килде. Ә ул, иркә кызый, көйсезләнеп аяклары-куллары белән тыпырчынырга тотынды. Шулай да әтисе көчле куллары белән күтәреп, яңакларыннан, муеннарыннан үбеп кире сәкегә салды.

Әнисе: «Елама, кызым, әтиең яратты гына бит сине», – диде дә аны эшкә озата чыгып китте. Кичтән әтисен җигүле ат арбасына салып кайтардылар. Бу юлы Мәйсәрә аның гәүдәсенә йөгереп барып үзе сарылды, тик ул салкын иде.
Япь-яшь килеш тол калган әнисе тормыш арбасын берүзе җигелеп тарта башлады. Көне-төне кырдан кайтып кермәде, әзмәвердәй ирләр белән беррәттән чатнама суыкларда урман кисте. Шуңа да Мәйсәрә сугыштан соңгы галәмәт кырыс чорда да ятимлекне, ачлыкны, ялангачлыкны, салкынны сизмәде. Хәзер уйласа, исе китә: ннчекләр чыдады икән аның чандыр гына әнисе? Аның да сыңар канатлары талгандыр югыйсә. Тик, нишләптер, бөгәрләнеп аның куенына кереп ятканда да, караңгыда күзен дә йоммый яткан әнисеннән: «Хәлең ничек, әни?» – дип сорый алмаган. Кыз баланың да күңел күзе тома сукыр булыр икән?

Берчакны аларга түбән оч Мирза абый утын ярырга  килгән  иде. Бу өйләнмәгән карт егетне яшь чагында әнисен бик нык яратып йөргән, дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар. Мирза абый сугыштан соңрак кайткан, аңынчы Зәйнәбе кияүгә чыгып та куйган. 

Мәйсәрә кабык өй алдына керде дә, сиздерми генә тегеләрне күзәтеп-тыңлап тора башлады. Ярылмаган утын пуләне өстенә кара-каршы утырганнар. Әнисенең: «Ялгызыма авыр-авырын. Тик Салих рәнҗер, Мәйсәрәм дә бар бит» дигән сүзләрен ишетүгә, кызга әллә нәрсә булды. Тегеләр янына йөгереп чыкты. Чыкты да, буыла-буыла кычкырды:
– Бар кит, бүтән безгә керәсе булма, чулак тәре!

Әбиләр чуагы иде. Әнисенең йөзе җиргә коелып кипкән өрәңге яфрагы төсле булып калды. Мәйсәрә яңадан Мирза абыйның үзләренең ихатасына кергәнен хәтерләми. Ул чакны да әнисе кышлык утынны берүзе ярып өйде. Ул тырышып-тырмашып тәкәббер кызы өчен яши иде.

Мәктәпне бетереп, Казанга укырга китәр алдыннан булды бу хәл. Күрше Мәрфуга карчык әнисен тагын Мирза абзыйга димләп килде. Сүзнең ни турында барганлыгын абайлап алгач, әнисе белән карашлары очрашты. Теге  чактагы сыман,  кызы аңа: «Хыянәтче!» – дип җикермәсә дә, ана кеше, әйбер урлап тотылган бала сыман, калтыранган кулларын алъяпкычы астына яшерде.

Мәрфуга карчык Мәйсәрәнең судан кайтканын сагалап каршына чыккалады. «Миһербансыз булма, балам. Анаң турында да уйла бераз. Кыз бала очар кош ул, канат чыгару белән очу ягын карый. Картлык көнендә анаң кемгә калыр? Менә мин дә...»

Йөзьяшәр карчыкның:

«Һай, үкенерсең үкенүен», – дигән шелтәле сүзләрен дә кар шыгырдавы юньләп ишеттермәде.

Мәйсәрә Казан педагогия институтында укый башлагач, әнисе аны үлеп сагына торган иде.
Әгерҗе белән Казан арасын бар дип тә белми, күчтәнәчләрен төйнәп килә дә җитә, килә дә җитә. Укып бетерергә бер ел кала, Мәйсәрә кияүгә чыкты. Киявенең Актаныштан икәнен ишеткәч, әнисенең йөзе тартышып куйды. «Ерак китәсең икән, бәбкәм. Ике кашыңны тартып кушардай була идем шул. Күңелем сизгәндер, күрәсең...» Әнисенең шул сүзләре Мәйсә-рәнең дә үзәген өзде. Тик ул чакта Мәрфуга карчык гүр иясе булган, түбән оч Мирза абзый бер балалы хатынга йортка кергән нде инде…

Баштарак еш кайтып йөрделәр. Дамир үз авылларында агроном булып эшләде. Аннары район үзәгенә чакыртып, зуррак урынга үрләттеләр. Болын чаклы өй салдылар, гараж төзеделәр, машина алдылар. Абзар тулы мал-туар, кош-корт, барысы да Мәйсәрә өстендә. Газиз әнкәңне елга бер-ике  күрсәң күрәсең, күрмәсәң – юк. Ул үзе дә кызының җитеш тормышына ияләшә алмады. Килсә, тәрәзәдән күзен дә алмый.

Ике-өч көн үтәме-юкмы: «Кайтарыгыз, зинһар», – дип, кияве белән кызына ялына ук башлый. «Әни, үзебездә генә тор, тамагың тук, өстең чиста булыр, анда ялгызың нишләрсең?» –дип тә карыйлар. Тыңларга да теләми. «Кайтам. Туган нигез, атаң кабере сагындыра. Ә ялгызлыкка. мин күнеккән инде». Мәйсәрә, анасының шул сүзләрен ишетмәс өчен әллә ниләр бирердәй булып, тынып, боегып кала иде.
Соңгы елны да Мәйсәрә аны үзләренә алырга кчлде. Килде дип... Бервакыт төн уртасында төш күреп уянды. Имеш, әнисе, әтисе белән сөйләшә-сойләшә, чәй эчеп утыралар. Әнисе янында олы бар төенчек... Дүшәмбе көн иде, мәктәпкә барышлый ук күрше карчыгына хәер биреп, дога кылдырып чыкты. Тик күңеле барыбер тынычланмады. Көч-хәл белән шимбә көнне җиткереп, ире белән икәүләп Әгерҗегә кайтып киттеләр.

Гадәттә бер тар сукмак кына ясала торган иде, ә хәзер ишек алды такыраеп беткән. Әллә ходаем?! Капка төбенә килеп туктаган машинаны күреп, ашыга-кабалана Сәкинә түти килеп керде:
– Анагызны җирләдек бит. Узган дүшәмбедә. Сиңа хәбәр итәргә адресыңны тапмадым. Хат ташучы да хәтерләми. Туган-тумачаларыгыз да юк бит, ичмасам…

Матчага кыстырып куйган адресын әнисе үзе генә белгәндер шул.
– Морҗасыннан бер дә төтен чыкмагач, керәсе иттем. Бахыркаем, шы-кыранлап катып, гәүдәкәе бозга әйләнгән...
Сәкинә түтине тыңлаганда Мәйсәрә гарьлегеннән җир тишегенә ке-рердәй булды. Әлеге бозлы энә дә әнә шул чакта йөрәгенә кадалды бугай.

Мәйсәрә: «И, әни, картайган көнеңдә дә кәҗә-сарык асрап интекмә инде!» – дип, аның теңкәсен корыта торган нде. Мәрхүмкәем сабыр гына: «Иптәш бит алар, кызым», – дияр иде. Хак әйткән икән ләбаса.

Дамиры, бәлагә юлыгып, олыгайган көнендә төрмәгә эләкте. Уллары икесе ике якка чыгып киткәч, Мәйсәрә болын кадәр өйдә япа-ялгыз торып калды. Башны әллә кая олактырып качасы килгән чаклар да еш була. Тик кая? Көне буе мал-туар арасыннан кермәгән Мәйсәрәне күрше халкы да кызгана. «Нигә җәфаланасың болай?» – дип гаҗәпләнәләр.

Тик кешегә ничек аңлатасың? Куркудан, дипме? Хатирәләремнән котылыр өчен, үзем белән күзгә-күз калмаска тырышуымнан бу, дипме? Ә ул хатирәләр бәгыреңне имүче комсыз сөлекләр кебек, һаман туймыйлар да туймыйлар. Үкенеч сөлекләре шул алар, үкенеч сөлекләре...
Резидә ЮСУПОВА.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


тормыш үзе

Нет комментариев