Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда медицина хезмәткәре 1,5 млн сум акчасын югалтты

Хокук сакчылары мошенникларны эзли.

Чаллы медицина учреждениесендә эшләүче хатын-кыз 1,5 млн сум акчасын югалтты. Ул мошенниклар тозагына эләкте.

Мессенджер аша аңа җитәкчесе исеменнән “эштә гадәттән тыш хәл буенча хокук сакчылары шалтыратачак, элемтәгә чык” дигән хәбәр килә. Берникадәр вакыттан, чыннан да, “хокук сакчысы” шалтырата. Ул шәһәрдәш исеменнән 3 млн сумлык кредит алынуы турында белдерә. 

Проблеманы хәл итү өчен яңа кредит алырга кирәклеген әйтә. Финанс ягыннан берничек чагылмаячак, дип ышандыра. Шәһәрдәшкә банкка кадәр такси чакырта. Акчаны күчерү өчен счёт номерын җибәрә. Хатын-кыз ни әйтәләр – шуны эшли. 1,5 млн сум кредит алып, мошенникка җибәрә. Соңыннан аңа тагын шалтыраталар. Бу юлы да ул кредит алмакчы була, тик банк бирми. Шәһәрдәш аптырап бу хакта хезмәттәшенә сөйли һәм ул аның күзләрен ача. 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Мошенникларга 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү һәм 1 млн сумга кадәр штраф яный. Хәзер алар эзләүдә. Әмма аларны табу җиңелләрдән түгел, ди хокук сакчылары. Шунысы мәгълүм: мошенниклар шалтыраткан номер Мәскәүдә теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев