Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мошенниклар 3 ай эчендә 180 млн сум урлаган

Бу хакта Эчке эшләр идарәсенең тикшерү бүлеге башлыгы Наталья Башарова хәбәр итте.

Чаллы халкы мошенниклардан һаман алдана. 3 ай эчендә генә шәһәрдә 600 җинаять эше теркәлгән. Шуларның 500гә якыны мошенниклык белән бәйле. Чаллы халкы быел 180 млн сумнан артык акча югалткан. 

«Мошенникларның компьютердагы шәхси мәгълүматка, Дәүләт Хезмәтләре (Госуслуги), мессенджер, социаль челтәрләрдәге аккаунтларга үтеп керү очраклары артты. Узган ел 170 очрак булса, быел 3 ай эчендә генә 300дән артык», – ди  Эчке эшләр идарәсенең тикшерү бүлеге башлыгы Наталья Башарова.

Күбрәк хатын-кызлар алдана. Алар зыян күрүчеләрнең 52 %ын тәшкил итә. 

«Мошенниклар виртуаль номерлар аша (ягъни арендага алынган) номерлар шалтырата. Алар үзләрен хокук сакчылары, банк хезмәткәрләре итеп таныштыра. Кредит алынуы турында хәбәр итеп, акчаларны «куркынычсыз» счётка күчерүне сорый. Тагын бер кат кисәтәсем килә: чын хокук сакчылары һәм банк хезмәткәрләре дә беркайчан да андый сораулар буенча телефон аша шалтыратмый, акча күчерүне дә сорамый. Мондый характердагы шалтыратулар булса, полициянең дежур частенә мөрәҗәгать итегез. Тәүлек буе эшлибез», – ди Наталья Башарова. 

Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә 2 Чаллы укытучысы 2 млн 440 мең сум акчасын югалтты. Мошенниклар аларга мәктәп директоры исеменнән язган. Бу хакта монда язган идек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев