Чаллыда ОРВИ белән авыручылар саны арта
Роспотрбеназдор идарәсе белгече яңа мәгълүматлар җиткерде.
Чаллы шифаханәләренә бер атна эчендә ОРВИ белән авыручы 2700дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 1600дән артыгы - балалар. Шәһәрдәшләрнең 5сендә грипп диагнозы расланган.
"Бүгенге күрсәткечләр узган еллардагы күрсәткечләргә караганда 7,7 процентка әзрәк. Әмма узган атна белән чагыштырганда ОРВИ белән авыручылар санының 23 процентка артуы күзәтелә. Сезон авырулары активлашты", - ди ТР Роспотребнадзор идарәсенең Чаллыдагы бүлеге баш белгеч-эксперты Наилә Әгъзәмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев