Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда СВОда катнашучы ир-егетләрнең балаларын мәктәпкә әзерлиләр

Аларга сертификат тапшырдылар.

Чаллының балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең балаларын җыйдылар. Барлыгы 100 бала. Быел алар беренче сыйныфка укырга керә. 

"Уку елы алдыннан шәһәрдә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе оештырыла. Анда Дәүләт һәм шәһәр Советы депутатлары, төрле предприятие җитәкчеләре теләп катнаша. Бүген без беренче сыйныфка баручы 100 баланы кунакка чакырдык. Аларга 10 мең сумлык сертификатлар тапшырдык", - ди мэр Наил Мәһдиев.

Екатерина Гуляева ике кызы - Даша һәм  Василиса белән килгән. Кечесе быел укырга керә ди. Зурысы өченче сыйныфка бара. Әтиләрн икенче ел СВОда катнаша.

"Мәктәпкә әзерләнеп, кирәк-яраклары алып бетердек. Шәһәр җитәкчелегенең шулай кайгыртып торуы безнең өчен зур ярдәм", - ди Екатерина Гуляева.

Ирина Тимофеева да 2 айлык улы һәм беренче сыйныфка баручы кызы белән килгән. 
"Мин күпбалалы әни. Зурлары инде мөстәкыйль яши. Кечкенәләрен үстерәбез. Идем СВОда. Мәктәпкә әзерләнү бүгенге көндә, үзегез беләсез, кесәгә суга. Кирәк-яраклар алуда ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт", - ди Ирина Тимофеева. 

Бу көнне балаларның төрле уеннар белән күңелләрен дә күрделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев