Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын 2 җир асты юлын төзекләндерәчәкләр

ТР бюджетыннан 708 миллион сум бүленеп бирелә.

“Глобус” һәм “Океан” тукталышларындагы җир асты юлларына да чират җитте. Киләсе елда аларны капиталь төзекләндерү көтә. ТР сатып алулар буенча дәүләт комитетында тендер игълан ителде. Моннан тыш, су коеларын яңарту, җирле юлларны тәртипкә китерү, тирә-юньне яшелләндерү дә планлаштырыла. Вахитов проспектын да ремонтлаячаклар. Юлның Сөембикә проспектынан һәм Машиностроительная урамына кадәр өлеше, 2,6 километр төзекләндереләчәк.

Барлык эшләр өчен ТР бюджетыннан 708 миллион сум бүлеп биреләчәк. Ремонт эшләре киләсе елның 23 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, Чаллыда Хәсән Туфан проспектын да ремонтлаячаклар. Бу хакта без монда язган идек. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ремонт юллар төзелеше