Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Хәсән Туфан проспектын ремонт көтә

Моннан тыш, юл тирәсе дә үзгәрәчәк.

Киләсе елда Хәсән Туфан проспектын төзекләндерергә планлаштыралар. Бу хакта ТР сатып алулар буенча дәүләт комитетында тендер игълан ителде. Юлның Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр өлеше ремонтланачак. Озынлыгы - 3,7 километр. Төзекләндерү 241 миллион сумга бәяләнә. Моннан тыш, юл тирәсендәге яктырткычларны, светофорны яңарту, тирә-юньне яшелләндерү дә күздә тотыла. Акча ТР бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Ремонт эшләре 25 октябрьга кадәр тәмамланырга тиеш. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса юл ремонт