Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар эстрадасы йолдызлары җыела

Алар тамашачылар белән бергә Разил Вәлиевны искә алачаклар

Чаллыда, Сара Садыйкова исемендәге концерт залында  күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевны искә алу кичәсе була. 

«Разил Вәлиев  ядкәре» дип исемләнгән концертта Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рөстәм Асаев, Рөстәм Насыйбуллин, Рәнис Габбасов, Динар Шәрәфетдинов катнаша. Шулай ук күренекле җырчы Илһам Вәлиевның чыгыш ясавы да көтелә. 

«Минем өчен бу концертта катнашу зур  дәрәҗә һәм горурлык. Мин шәһәрдәшләрем алдында данлыклы оркестрга кушылып Разил Вәлиев шигыренә язылган җырны башкарачакмын. Килегез, зәвыклы концерт карап китәрсез», – диде Динар Шәрәфетдинов «Шәһри Чаллы» журналистына.  

Җырчылар «Казан нуры» оркестрына кушылып җырлыйлар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу искә алу разил валиев