Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Татарстан тарихы» укытыламы?

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлекчәсе чираттагы утырышын милли мәгариф мәсьәләләренә багышлады.

Актив җәмәгатьчелек вәкилләре шәһәр мәгариф идарәсе һәм татар мәктәпләре җитәкчеләре алдында Татарстан тарихы фәнен укытуга кагылышлы борчуларын җиткерделәр. 
Аерым алганда, милли хәрәкәт активисты Тәлгать Әхмәдишин әлеге фәнне укыту программасы үтәлмәвен, аерым мәктәпләрдә бөтенләй укытмауларын, хәтта дәреслекләр дә җитәрлек булмавын бәян итте. Бу фикерне ул инсайт-сораштыруларга нигезләнеп әйтүен ассызыклады. Һәм, әлбәттә, сораштыруда катнашучыларның күпчелеге ата-аналар булуын белдерде.

Утырышта катнашучы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин бу хәлнең һич кенә дә дөреслеккә туры килмәвен ассызыклады. Федераль дәүләт стандартлары нигезендә, Татарстан тарихы аерым предмет булып бармый, Россия тарихы фәне кысаларында укытыла. Укытучылар календар-методик планнан читләшә алмый. 37 мең данә «Татарстан тарихы» дәреслеге таратылган, бу Чаллы өчен җитәрлек. Өстәвенә, электрон варианттан да файдаланырга була.

Сүзгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов кушылды: «Укыту программасы үтәлми калырга мөмкин түгел. Икенче мәсьәлә – дәрес бирүнең сыйфаты. Кызганычка каршы, бүген укытучыларга кытлык, шул исәптән тарих укытучылары да җитми. Тарих гадәти фән түгел, ул идеологиягә бәйле. Безнең укытучыларыбыз республикабыз тарихын ни дәрәҗәдә белә? Бәлки монда ни дәрәҗәдә ярата дип өстәргә дә кирәктер? Өлкән укытучылар Россия тарихын сөйләгәндә дә Татарстан тарихына тукталырга мөмкин. Ул шулай тиеш тә. Ә яшьләрнең, әлбәттә, бу мәсьәләдә тәҗрибәләре аз»

Чаллыда милли хәрәкәт башында торучы, бүген дә үз фикер- тәкъдимнәре белән уртаклашучы Фаикъ ага Таҗиев кадрлар мәсьәләсен чишү өчен элеккечә укытучыларга өстәмә белем бирү институтын кайтарырга киңәш итә: «Татар тарихы үзебезгә кирәк, бүгенге җитәкчеләрнең бу мәсьәләгә карашлары – хәлиткеч».

Мәктәп директорлары исеменнән 79нчы мәктәп директоры Ралиф Сафиуллин җәмәгатьчелеккә татар укытучыларына матди кызыксындыру чаралары булдыру мөмкинлеген сорады. Бәлки татар эшмәкәрләре ярдәме белән аерым фонд булдырып, бәйгеләр игълан итеп караргадыр? Тәлгать Әхмәдишин Татарстан тарихы буенча фәнни олимпиадалар уздырырга чакыра. Бәхеткә, андый тәҗрибә бар. Узган ел шәһәр буенча 600 бала олимпиадада катнашкан, 17 җиңүче республика күләмендә көч сынашкан. Чаллыда тагын бер яңалык – узган елдан дүрт мәктәп базасында олимпиадаларны татарча уздыра башладылар.

Педагоглар конгресс әгъзаларын ата-аналар белән дә бергә эшләргә чакырды. Һаман бер проблема – татарлар балаларын татарча укытуга каршы. Рамил Хәлимов бу уңайдан кызыклы факт китерде. Чаллыда татарча укытуга урындагы кешеләр, эшмәкәрләр, интеллигенция вәкилләре күбрәк ризалаша. Тел белү берәүгә дә зыян итми! Ә күпчелек халык инглиз телен өйрәтүгә басым ясый. Үз туган телен белмәгән балаларның инглиз телендә уңышка ирешәсе бармы?
Милли мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләр, аларны Чаллыда чишү юллары буенча тәкъдимнәр турында Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин тиздән Казанда конгресс җитәкчеләренә дә ирештерәчәк. Башкалада да Чаллы үрнәгендә милли мәгариф комиссиясе эшли башлаган.

Резидә Юсупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф