Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шартлау булган йорт газга тоташтырылмаган

2021 елның октябрендә Чаллыда 48/20 йортының дүртенче катында газ шартлаган иде.

Үзәк район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Фәттахов хәбәр иткәнчә, шартлау булган 38/15  йорты газга тоташтырылмаган, анда электр плитәләре куелган. Биредә инвалидларга һәм өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтелгән. Подъезд янында ике автобуста кешеләргә кайнар чәй тәкъдим ителгән.

«Кешеләргә табиб ярдәме кирәк булмады. 53нче мәктәптә кайнар ризык әзерләнде, спортзалда төн кунып чыгу мөмкинлеге тудырылды», - дип сөйләде Эдуард Фәттахов.

"Махсус хезмәтләр подъездларны һәм фатирларны оператив рәвештә тикшерде", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның октябрендә Чаллыда 48/20 йортының дүртенче катында газ шартлаган иде. Бу хакта БИРЕДӘ язган идек. Ул чакта 4 кеше зыян күрде, аларның берсе шул ук көнне һәлак булды. Соңрак, фаҗига сәбәпчесе булган пенсионерның да гомере өзелде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига

2
X