Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кызганычка каршы мондый фаҗигаләр Чаллыда еш кабатлана

Шәһәребезнең 48/20 йортында фаҗига булды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча торак йортның дүртенче катындагы фатирда газ шартлады. Фаҗига урынына тиз арада янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җитте. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре кешеләргә җимерелгән фатирлардан чыгарга ярдәм иттеләр. Якындагы подъездлардагы кешеләргә өйләрендә калмаска киңәш иттеләр.

Фаҗига урынына шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Мэр Чаллыда мондый очракнын беренче тапкыр гына булмавын искәртте. «Кызганычка каршы, безнең ведомстволарның мондый аяныч фаҗигаләр шартларында эшләү тәҗрибәсе бар. Бу юлы да зыян күргән бер кеше дә ярдәмсез калмаячак», – диде ул.

48/05 йортында, аннары 53/28дә шартлау булып бер подъезд жимерелде. Соңгысын бер төзелеш компаниясе төзекләндереп бирде. Шәһәр мэры бәлага тарыган кешеләргә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандырды. 93 кеше фатирларыннан документларын алып, шул исәптән 6 бала, автобуслар белән Open City кунакханәсенә җибәрелде. Биредә алар кайнар ризык белән тәэмин ителде. 
Шартлаудан килеп чыккан фаҗига урынында 249 кеше һәм 76 берәмлек техника эшләде.  Бирегә ТР премьер-министры Алексей Песошин, башка министрлыклар җитәкчеләре килде. Песошин фаҗигадә зыян күрүчеләргә һичшиксез ярдәм булачагын ассызыклады. Соңгы мәгълүматлар буенча бишенче катта – 3, дүртенче катта – 1 фатир зыян күргән. дүртенче каттагы 2 фатирда ярыклар барлыкка килгән, күрше подъездларда тәрәзәләр ватылган, урамда тукталыш павильоны да җимерелгән. Белгечләр әйтүенчә, йортның җимерелү куркынычы юк. РФ Тикшерү комитеты, күзәтчелек органннары эшен дәвам итә. 
Тикшерү комитеты РФ Җинаятьләр кодексының 238нче маддәсе буенча җинаять эше ачты. Чаллы прокуроры вазифаларын башкаручы Айдар Галиев журналистларга фаҗиганең газ шартлау нәтиҗәсендә чыгуын игълан итте. 
Хөкүмәт җитәкчеләре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дә булдылар. Баш табиб Марат Мөхәммәдиев авыруларның хәле белән таныштырды. Ул медикларның зыян күрүчеләрнең хәлләрен яхшырту өчен ашыгыч чаралар күрелүен әйтте. 
Кызганыч, медиклар 48/20 йортындагы фаҗига нәтиҗәсендә «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте хезмәткәре Аделина Заһриеваның тормышын саклап кала алмады. Иң соңыннан табып алынган 22  яшьлек кыз  алынган җәрәхәтләрдән хастаханәдә операциягә әзерлек барышында ук вафат булган. 17 яшьлек үсмерне республиканың балалар клиник  хастаханәсе табиблары тикшерә. Аны Казанга күчерү-күчермәү мәсьәләсе хәл ителә. 11 яшьлек малайны Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә күчерделәр. 70 яшьлек ирне санитар авиация вертолеты белән Республика клиник хастаханәсенә озаттылар. 1973 елгы хатын-кыз хастаханәгә мөстәкыйль мөрәҗәгать иткән, ул дәвалау-диагностика чараларыннан соң амбулатор дәвалануга җибәрелгән.
Бүгенге көндә зыянның күләмен ачыклау бара. Шәһәр мэры карары белән бәлага таручыларга финанс ярдәме күрсәтү өчен махсус исәп-хисап счеты ачылды.  Вафат булган Аделинаның гаиләсенә шәһәр хакимияте һәм шулай ук үзе эшләгән «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте тарафыннан финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, Автозавод районында зыян күрүчеләргә ярдәм итү штабы оештырылды. Әлегә 15тән артык кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Теләгән кеше зыян күрүчеләргә мөмкинлегеннән чыгып булыша ала. Сорау-тәкъдимнәрегез булса, 89274503525 телефоны буенча «кайнар» линиягә шалтыратыгыз. 
Кызганычка каршы мондый фаҗигаләр Чаллыда еш кабатлана. Моннан ун ел элек газ шартлап, 48/05 йортында берничә фатир җимерелде. Өч ел элек 53/28 йортында шундый хәл кабатланды. 
Мондый бәхетсезлекне Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен. Авырулар хастаханәдән терелеп чыксын, фатирсыз калган кешеләр тораклы булсын. Бүген чаллылылар алдында бәхетсезлеккә таручыларга теләктәшлек, ярдәм итү бурычы тора.
Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация