Чаллыга килгән табибларга фатир бирәләр
«Моннан тыш, Республика - 800 мең, шәһәр дә 200 мең сум тапшыра», - ди БСМПның баш табибы Марат Мөхәммәдиев.
Чаллы медицина учреждениеләре яңа табиблар белән тулыланды. Белгечләр Казан, Ижау, Уфа, хәтта Санкт-Петербургтан килделәр. Республика программасы буенча алар фатир белән тәэмин ителәләр.
«Һәр пациентыма үземнең балама сыман карыйм», - ди медицина фәннәре кандидаты, балалар хирургы һәм уролог-андрологы Шохрамазон Ганиев. Олы йөрәкле табиб хәзер Чаллы Кама балалар медицина үзәгендә эшли. Аны Санкт-Петербургтан чакырып китергәннәр. 17 еллык хезмәт стажы бар.
«Чаллы, шәһәр җитәкчелеге, КДМЦның баш табибы бары тик уңай тәэсирләр уята. Клиника үссен өчен илнең төрле почмакларыннан белгечләр җәлеп итәләр», – ди табиб.
Кадрлар проблемасын хәл итүдә - бу иң яхшы ысулларның берсе. Республика программасы буенча табиблар фатир белән тәэмин ителәләр. Моннан тыш аларга акчалата да ярдәм итәләр.
«Республика, шәһәр җитәкчелеге тарафыннан ярдәм нык сизелә. Белгечләрне җәлеп итү буенча безнең идеяләрне хуплап кына калмыйлар, үзләре дә проблеманы хәл итү юлларын тәкъдим итәләр. Бу нигездә республикада махсус грант программасы да булдырылган. Аның нигезендә Татарстанга, шул исәптән Чаллыга, эшкә килгән табибларга социаль ипотеканы каплау өчен 800 мең сум бирәләр. Моннан тыш, шәһәр дә 200 мең сум тапшыра», - ди Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев.
Әлеге программа буенча БСМПга быел 5 табибны җәлеп иткәннәр. Тагын невролог һәм ике кардиолог килүен көтәләр.
«Казанда эшләгәндә БСМП турында яхшы хастаханә дип сөйлиләр иде. Кардиолог кирәклеген дә белә идем. Әмма монда эшкә урнашырга кыюлык тапмый йөрдем. Баш табиб үзе миңа чыкты. Хастаханә белән таныштырды, барысын да күрсәтте, аңлатты. Фатир алып була диде. Гариза яздым. Икенче көнгә үк фатирлы да булдым», - ди Оренбургтан күченеп килгән кардиолог Юлия Меньшаева.
Казаннан килгән табиб Родион Захарушкин да тәэсирләнеп йөри. Хастаханәгә аны эпидемиологик бүлек мөдире итеп билгеләгәннәр. Хәзерге вакытта ул бер бүлмәле фатирын җиһазлау белән мәшгуль.
«Яшәү өчен бөтен уңайлыклар да бар. БСМПда эшләү минем өчен зур дәрәҗә. Карьера буенча үсеш тә», - ди яшь белгеч.
Уфадан килгән табиб акушер-гинеколог Юлия Гатина яңа ачылган гинекология бүлегендә хезмәт куя.
«Ординатураны бетердем генә әле. Эш стажым бер ел. Бурычыбыз – хатын-кызларга йөклелеген саклап калырга ярдәм итү. Коллектив бик яхшы. Өлкән яшьтәгеләр дә, яшьләр дә эшли», - ди белгеч.
Ижаудан килгән табиб-психиатр Артур Алексеев ПНДга эшкә урнашкан. Аның булачак хатыны да участок терапевты булып Чаллыга күченеп килмәкче.
«Иң беренче коллектив белән таныштырдылар. Бик дустанә мөнәсәбәттә. Эш турында сөйләделәр. Беренче хезмәт хакын алдым - бик канәгать. Кыска вакыт эчендә фатир бирүләре аеруча сөендерә», - ди яшь табиб.
Барлыгы Чаллыга Россиянең башка шәһәрләреннән килгән 26 табиб фатир алуга иреште. Белгечләрне җәлеп итү эше алга таба да дәвам итәчәк. Шәһәргә әле анестезиолог, реанимотолог, невролог, кардиолог һәм башка белгечләр кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев