Чаллылыларны Спас ярминкәсенә чакыралар
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны Спас ярминкәсенә чакыралар

Ул кайчан була?

30 июльдән 2 августка кадәр Алабугада XVIII Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Быел ул тәүге тапкыр шәһәр ипподромы территориясендә (Пролетар урамы, 1е) оештырыла.
Ярминкәдә Россиянең 16 төбәгеннән килгән 740 оста катнашачак. Кунакларга декоратив-гамәли сәнгать, халык кәсепләре һәм кул эшләре осталарының эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук төп сәхнәдә профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.
31 июльдән 2 августка кадәр XIX Бөтенроссия чаң тавышы фестивале дә үтәчәк. Аның төп чаралары Спас соборы территориясендә узачак. Фестиваль кысаларында чаң концертлары, тантаналы ачылыш һәм ябылу чаралары оештырыла.
1 августта ярминкә кунакларын шулай ук XXV Бөтенроссия «ВДОХновение» автор җыры фестиваленең гала-концерты көтә.
Спас ярминкәсенең тантаналы ябылуы 2 августта 15.00-16.00 сәгатьләрдә узачак. Бу вакытта ярминкәдә һәм чаң тавышы фестивалендә катнашучыларны бүләкләү дә булачак.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спасс ярминкәсе

Нет комментариев