Бина 22 ел элек төзелгән.
«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында капиталь ремонт бара. Шәһәр җитәкчелеге тикшерү белән чыкты.
Хәзерге вакытта бинага керү өлеше, уен һәм уку зоналары, бәдрәф һәм 3 бүлмә төзекләндерелә. Эшләрнең 44%ы башкарылган. Яңа ишекләр куелган, душ кабиналары ясалган. Чиратта – стеналарны буяу, түшәмне ясау һәм линолеум җәю.
«Асылташ» приютында 3 яшьтән 17 яшькә кадәр авыр хәлдә калган 38 бала яши. Якын-тирәдәге районнардан да бар. Приют коллективының төп максаты – балаларны үз гаиләләренә кайтару, дип билгеләп үтте учреждение директоры Анжела Назарян. Һәм күпчелек очракта шулай булганын ассызыклады.


Фото Чаллы хакимияте сайтыннан алынды
Нет комментариев