Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының иң яхшы яшь эшмәкәре кем?

Шәһәрдә эшкуарлар арасында бәйге узды.

Чаллыда “Автокаланың яшь эшмәкәре - 2023” бәйгесе финалы узды. Әлеге чара шәһәрдә 12нче тапкыр үткәрелде. 28 катнашучы арасыннан 9-ы гына финалга чыкты.

“Социаль эшмәкәрлек” номинациясендә “Чемодан” этносоциаль лагере” социаль проекты белән Дарья Белоусова җиңү яулады. Иң яхшы бизнес-идея Равил Насыйровныкы дип табылды. Ул бәрәңге эшкәртүнең тулы циклын тәкъдим итүче проектын яклады.

“МультПро” киностудия җитәкчесе Дмитрий Метла “Ел ачышы” номинациясендә җиңде. “Уңышлы старт” номинациясендәге бүләк - “Эль-Старс ” чирлидинг буенча спорт клубы җитәкчесе Лилия Веремейчикныкы.
Төп приз һәм “Автокаланың яшь эшмәкәре - 2023” исеменә Анна Рябова лаек булды. Ул төзелеш лак һәм буяулар җитештерү буенча уңышлы проектын тәкъдим итте.

Фотолар "Заман " яшьләр үзәгеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев