Чаллының виртуоз баянчысы: «Миллионлык гармуннарымны сатмадым»
Чаллыда беренче гармун классын ачкан Роберт Галиев тормышы турында сөйләде.
Сугыш чоры балалары тән һәм рух ныклыгы белән аерылып тора. Шәһәрдәшебез, 50 елдан артык гомерен балаларны музыкага өйрәтүгә багышлаган Роберт абый Галиевның тормышы – моның ачык мисалы. Ачлык, юклык, илне торгызу елларындагы авыр хезмәтне аңа үз җилкәсендә күтәрергә туры килгән. Шуңа да карамастан, 85 яшендә дә хәтеренә таң калырлык, гармун сузган бармаклары йөгерек, күңеле көр. Роберт абый хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ул Фәйзулла Туишев исемендәге профессиональ гармунчылар конкурсында гран-при яулаган, «Чаллының почетлы музыканты» исеменә лаек булган. Ул безне өендәге кыйммәтле гармуннар коллекциясе белән таныштырды, хатирәләрен яңартты.
Гармун тотып капка төбендә йоклап киткәнмен
Сугышка кадәр әтием белән әнием Мәләкәс авылында яшәгән. Икесе дә укытучылар. Чаллыда тусам да, мине шул авылда теркәгәннәр. Кызганыч, әти-әниемнең никахы таркалган. Әниемне укытырга төрле авылларга җибәрәләр иде. Хәтерлим, Бикләндә яшәгәндә Хәмәтдин абый килеп: «Мәйсәрә, сугыш беткән, тор!» – дип уятты. Мин сельсоветка йөгердем, бар халык йотлыгып радиодан җиңү турында Молотовның чыгышын тыңлады.
Әнкәем бик матур җырлый иде. Ул детдомда үскән, рус көйләрен дә, татарныкын да яхшы белә иде. Музыкага тартылуым аннандыр. Сугыштан соң, хәтерлим, гармун кайгысы түгел, ашау ягын карарга кирәк. Ә мин кечкенәдән тактада төймәләр ясыйм да гармунда уйнаган кебек йөрим икән. Бервакыт гармун сатучы бер кешегә киттек. «Мәйсәрә Зәкиевна, иске бит инде ул», – ди шул абый. Шулай да әнине күндердем. Ул русский строй дигән гармун иде – ике рәтле, тартканда бер тавыш, эткәндә икенче. Шунда уйнарга өйрәндем.
Түбән Суыксуда яшәгәндә әни күрше авылда яңа гармун сатканнарын белгән. Бардык. Киштәдә кызыл хромка тора. Анысының төре инде бүгенге уен коралларыныкы кебек. Кайтканда яңгыр коя, әни өстеннән киемен салып, гармунны төреп алып кайтты. Капка төбенә чыгып утырдым, уйныйм да уйныйм – яңа бит! Көтү чыгар вакыт җитә дип әни өйгә чакыра. Ә мин тагын бер көйне генә уйныйм дим. Шулай гармун тотып йоклап киткәнмен.
6-7нче классларда барлык мәктәп концертларында катнаша идем. Яшьләр мине әнидән сорап кичке уеннарга алып китәләр иде.
Сигез урынга 42 кеше
Мәктәптән соң авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлап, басу сукаладым, җир эшкәрттем. Ә әни киләчәгемне уйлап йөргән, күрәсең, тәвәккәлләп: «Улым, син гармунда уйнарга яратасың, укырга кер әле», – диде. Алабуга культура-агарту училищесына хор, дирижерлык бүлегенә кердем. Баянга күңелемне бирдем, көн саен 5-6 сәгать уйный идем. Беренче укытучым Рәшит абый Шакиров ярты елдан мине концертларга чыгара башлады. Икенче курста Бетховенның «Турецкий марш»ын, Евгений Кузнецовның полькаларын, Модест Мусоргскийның «Скерцо», өченче курста Петр Чайковскийның «Спящая красавица», «Вальс цветов» әсәрләрен башкара идем. Моңа ирешү өчен яхшы техника, бармакларның җитез һәм катлаулы хәрәкәтләрне башкара алуы кирәк. Дәүләт имтиханнарын ул вакыттагы мәдәният министры Булат Гыйззәтуллин үзе кабул итте. Укуны тәмамлагач, училищеда эшкә калдырдылар. Аннары Казанга ул вакытта Татарстандагы бердәнбер музыка училищесына укырга кердем. Таләпләр югары иде – 8 урынга 42 кеше.
Анда Харис Нигъмәтҗанов (профессиональ музыкант, ТРның атказанган сәнгать эшлек¬ле¬се) белән бергә укыдык. Күп кенә катлаулы композицияләрне бергәләп башкара идек. Консерватория бетереп Чаллыга килгәч, 1нче музыка мәктәбе директоры булып эшләгәндә ул халык уен кораллары ансамбле оештырды, мине дә чакырды. Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Миңгол Галиевне дә җырлаттык, күп көйләрне радио фондына яздырыр өчен уйнадык.
Мин күп еллар Салих Сәйдәшевның Совет Армиясе маршын уйнадым. Бу катлаулы әсәр, ул оркестр кебек ишетелергә тиеш. Аның оригиналын дөрес итеп музыкаль белеме булган кеше генә башкара ала.
1996 елда үзем оештырган «Балкыш» гармунчылар ансамбле белән Мәскәүдә чыгыш ясадык. Шул елның августында Чаллыга Геннадий Заволокин килде. Ул безнең биш номерны «Играй, гармонь!» тапшыруына яздырып китте.
Музыканы да, шәкертләремне дә яраттым
Чаллыга 1965 елда кайттым. Шуннан бирле 52 ел эшләдем – биш елын мәдәният училищесында, калганын 1нче һәм 2нче музыка мәктәпләрендә. Укучыларымны кычкырып, өстәл сугып өйрәтмәдем. Алай булмый. Иң беренче баланы инструментны яратырга өйрәтергә кирәк. Кирәк вакытта шаярып, кирәк вакытта биеп тә күрсәтәсең. Шәкертләремне баянда уйнап акча эшләрлек итеп өйрәттем – музыка да укыттылар, сәнгать җитәкчесе дә булдылар, балалар бәйрәмнәрендә дә уйнадылар.
Чаллыда беренче гармун классын ачтым. Бик күп укучыларым дәрәҗәле конкурсларда җиңү яулады. Айдар Хисамиев консерваторияне тәмамлады, бүген Казанда яши. Бик сәләтле иде, музыка мәктәбен бетерергә ике ел кала аны училищега алдылар. Денис Мирзануров белән бергә бик күп концертларда чыгыш ясадылар.
Яшьләрне музыкага да, оста уйнау техникасына да өйрәтеп була. Тик шунысы бар, нотада моң язылмый. Ул кешенең күңелендә булырга тиеш. Бу хакта Рамил Курамшин белән дә сөйләшкәнебез бар. Беренче итеп авылныкымы дип сорыйм, ди ул. Авыл балалары моңлырак була, чөнки татарчаны тыңлап үсә. Аннары, кем үзлегеннән көйне отып уйный алмый, ул чын баянчы түгел. Шуңа көйне уйнаганда импровизацияләр бик мөһим. Бирелеп, кешенең психикасына тәэсир итеп уйнарга, музыканы нык яратырга кирәк. Мин дә музыкага була эшемне яраттым. Туймадым, тик үзем өчен дә яшәргә кирәк дип, матур итеп саубуллашып киттем.
Миллионлык гармуннарымны сатмадым
Баянда уйный башлагач, гармун онытылды – 34 ел кулга алмадым. 1991 елда Флүрә Хөрмәтова очрап, гармунчылар бәйгесенә чакырды. Тормыш иптәшем Ләлә киңәшенә колак салып, мин дә катнашырга булдым. Бер училищедан списать иткән иске гармунны алып кайттым да ремонтладым. Шуның белән Марс Макаровның «Туй биюе», Идел буе халыклары көйләренә тезмәдән үземә программа әзерләдем. Сайлап алу туры эфирда барды. Гармунчылар арасында уйнап карыйсым гына килгән иде – беренче урын бирделәр! Күңелем үсеп китте. Тулага барып үземә җиз телле кыйбатлы гармун алдым.
Бер бәйгедә Кирам Сатиев ак гармунда уйнады. Тавышы күңелемә нык ятты. Түзмәдем, Казанга барып, гармун ясау остасы Александр Головановтан аны берничә миллион сумга (акчаның миллионнар белән исәпләнгән вакыты бу) сатып алдым. Бер теле батып калган иде, кайткач 10 минутта ясап куйдым шуны. Соңрак бер уен коралын төзәтеп биргәч, Александр Сергеевич белән дуслашып киттек.
Берничә ел элек гармуннарым өчен зур акчалар тәкъдим иттеләр. Сатмадым. Оныгым Дамирга кала. Аны гармунда да, баянда да уйнарга өйрәттем.
Бәлешен дә куям, токмачын да җәям
Тормыш иптәшем Ләлә укытучы иде. Аның бакыйлыкка күчкәненә сигез ел. Кызым Лилия дә, улым Ринат та ярдәм итәләр. Оныгым Роман Хабаровскида юл төзелеше институтында укый. Дамир халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлады. Казанда яши, татарча да, инглизчә дә яхшы белә.
Балалар читтә яшәсә дә, хуҗалыкны һич авырсынмый үзем алып барам. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстем – кирәк икән, бәлешен дә куям, токмачын да җәям, өй дә җыештырам. Шәһәргә якын авылда өем бар, үземә ошаганча итеп ясадым, газ керттем. Мунчам, 20 сутый бакчам бар – чия, слива, алмагач, кызыл карлыган, кара карлыган бар, бәрәңгесен дә, кишерен дә утыртам.
Берничә ел элек табуреткадан артым белән егылгач, уң колагымның пәрдәсе (ярысы) ярылды. Бер яктан ул як белән ишетмим, икенче яктан, ярый әле шулай «котылганмын», колактан кан китмәсә, баш миенә зыян киләсе булган. Аппарат кимим, уйнауга комачау итми. Иң мөһиме – буыннар катмаган, бармаклар эшли. Аллаһка шөкер, көрәк белән дә эшлим, утын да ярам, зыянын күргәнем юк.
Тарттым, мәҗлесләрдә салгалый да идем – ул нәрсәләрдән ун ел элек котылдым. Автобуска утырмыйм диярлек, җәяү йөрергә тырышам, күзлексез укыйм. 20 еллап элек шигырьләр яза башладым.
Ачуланышып йөрмәдем, гайбәт сөйләмәдем, шуңадырмы, фатирымнан кунаклар өзелми. Дусларым, укучыларым белән җыелышып, сөйләшеп, җырлашып утырабыз. Кая да булса чакырсалар, билем авырта, хәлем юк дип тормыйм, гармунымны алам да барам. Аллага шөкер, үткән тормышымнан да, бүгенгесеннән дә канәгатьмен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев