Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы блогеры-беренче

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, ТМТВ каналы Татарстан Республикасының мәдәни, эстрада һәм иҗтимагый тормышын татар телендә яктыртучы блогерлар арасында бәйге үткәрде.  Ачык тавыш бирү барышында ТМТВ сайтында тамашачылар 2020 елның иң яхшы блогерын сайлады.

Контентның 60 проценты татар телендә һәм язылучылар санының кимендә 50.000 булуы - бәйге  шартларының  берсе иде. Чаллыда яшәүче популяр блогер Чулпан Гиниятуллина 65 мең тавыш җыеп беренче урынны яулады. Бу хакта ул үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итте. Иртәгә Чулпан Казанга бүләкләү тантанасына барачак. 

Котлыйбыз! 

Җиңүчегә ТМТВ премиясе дипломы һәм сыны тапшырылачак. 

Бүгенге көндә блогер Чулпан Гиниятуллинаның 97 меңгә якын язылучысы бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев