Татарстанда салым «хат»ларының 92 проценттан артыгы электрон рәвештә  җибәрелгән
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда салым «хат»ларының 92 проценттан артыгы электрон рәвештә җибәрелгән

7,6 проценты кәгазь форматта җибәрелгән.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт хезмәтләре күрсәтү бүлеге башлыгы Гөлфия Каюмова «Татар-информ»га шул хакта хәбәр итте. Аның әйтүенчә, салым белдерүләрен тарату сентябрь ахырында башланган һәм хәзерге вакытта аның иң кызган чагы.

Салымнарны 1 декабрьдән дә калмыйча түләргә кирәк. Каюмова әйтүенчә, кәгазь белдерүләр документларны электрон сервис аша алмаучы гражданнарга җибәрелә. Аерым алганда, бу салым түләүченең шәхси кабинетына, шулай ук Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында расланган хисап язмасына керү мөмкинлеге булмаган кешеләргә кагыла. Быелдан башлап салым белдерүләре салым түләүченең шәхси кабинетында гына түгел, «Дәүләт хезмәтләре» порталында да автоматик рәвештә урнаштырылуын билгеләп үтте. 
 


салым инспекциясе

Нет комментариев