Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы дәүләт театры Казанда Зифа Кадыйрова әсәре буенча спектакль күрсәтте

Бүген Казанның Ленин исемендәге мәдәни үзәгендә Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың - мин булмам" повесте буенча язылган спектакль күрсәтте. Әсәрне мелодрама итеп Хәбир Ибраһим язган.

Сәхнәгә куючы режиссер, Татарстанның атказанган артисты - Илфат Камалиев.
Спектакльне карарга автор Зифа Кадыйрова үзе дә килгән иде. "Кая гына барсак та, буш зал күргәнем юк минем. Әле яңарак кына Башкортстандагы сыйныфташларым, дусларым килеп карады. Яратып кабул итәләр, яратып карыйлар", - диде Зифа Кадыйрова "Татар-информ" хәбәрчесенә. Автор сүзләренчә, спектакль бик "җылы",  бу - елап, уйланып карый торган спектакль түгел.
Сәхнә жанрына күчергәч, әсәрдәге  вакыйгалар шактый тизләтелгән, әмма сюжет аңлаешлы. Спектакль барышында елап утыручылар да шактый булды. Нәфис Галимов спектакльгә хатыны Әлфия ханым белән килгән. "Китапны хатыныма кадәр үк иң беренче мин укып чыктым. Яшермим, еладым да. Чөнки повестьта әти роле, ата хакы бик көчле бирелгән. Бөтен ир-ат та Байрас һәм аның әтисе Шәүкәт кебек була алмый", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Нәфис абый язучының дүрт китабын укып чыккан. Бишенчесен исә бүген сатып алды. Казан сәхнәсендә куелган спектакльдә балалар катнаша торган күренешләр кыскартылган. "Чаллыда балалар уйнавын тамашачы тагын да җанлырак кабул итә. Әмма аларны монда кадәр алып килеп булмый", - диде автор "Татар-информ"га.
Язучы Зифа Кадыйрова белән интервьюны тиздән "Интертат" сайтыннан укый аласыз. 

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/05/176503/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев