Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете йөри алмаганнарга ярдәм итәргә тели

"Белгән-күргәннәр минем янга инде хәзер үк ярдәм сорап килә. Чын күңелдән булышам! Берәү дә минем кебек интекмәсен иде!", - ди Рәмзил Арсланов.

Моннан 2 еллап элек аяксыз калып, уңышсыз дәваланганнан соң, үзе өйрәнгән ысул белән аякка баскан Чаллы егете Рәмзил Арсланов турында моңарчы язган идек инде. Савыккач та ул үзе кебек авыр хәлдә калганнарга аякка басарга ярдәм итә башлады. Хәзер дә бу эшен туктатмый.

Бу гына да түгел, Рәмзил Арсланов безнең белән элемтәгә кереп, бер кешене түләүсез шартларда миопрессура ысулы белән дәваларга теләве хакында белдерде. Тик бер шарты да бар. Әлеге кеше дәвалану курсын 1-3 ай яки (нык авыру булса) 3-6 ай үтеп чыгарга тиеш. 

Проектта катнашыр өчен тән төзелеше, мускуллары белән бәйле авыруы булган кешегә (приобретённый сколиоз, различные искривления) авыруын дәлилләүче фотолар җибәрергә кирәк. Рәмзил алар арасыннан аеруча ярдәмгә мохтаҗ кешене сайлап алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб