Шəhри Чаллы

Чаллы егетләре Эльбрусны буйсындырды

27 июнь көнне Чаллы тарих-төбәк музеенда үзенчәлекле очрашу булып узды

Әле бер ай элек ке­нә Кав­каз та­вы­ның иң би­ек нок­та­сы­на - 5642 метр­га мен­гән 11 ке­ше­лек төр­кем "Эльб­рус­ны буй­сын­ды­ру" до­ку­мен­таль филь­мын тәкъ­дим ит­те, ку­нак­лар­ның со­рау­ла­ры­на җа­вап бир­де. Ди­вар­лар­да элен­гән фо­то­күр­гәз­мә­дә­ге ка­бат­лан­мас миз­гел­ләр­не яңарт­ты. "Буй­сын­ды­ру" дип атал­са да, егет­ләр бер­ни­чә тап­кыр "тау­лар­ны буй­сын­ды­ру мөм­кин тү­гел, алар үз­лә­ре­нә ме­нәр­гә рөх­сәт ке­нә итә" дип ка­бат­ла­ды­лар.

Әйе, тау­лар өчен ке­ше бер­ни дә тү­гел икән­ле­ген аң­лап кайт­кан­нар алар. Ни­чә­мә-ни­чә төр­кем соң­гы 200-300 метр­га ме­нәл­ми­чә тө­шәр­гә мәҗ­бүр, би­ре­дә һә­лак бу­лу­чы­лар да би­хи­сап. Тау­лар­га кү­тә­рел­гән­дә, үзең­нең кур­ку­ың­ны җи­ңәр­гә, хол­кың­ны буй­сын­ды­рыр­га ки­рәк. Ме­нә мо­ны­сы­на ин­де Чал­лы­дан кит­кән төр­кем иреш­кән ди­яр­гә бу­ла. Иң-иң би­ек нок­та­га ба­рып җи­тү­че­ләр бө­те­не­се дә бул­ма­са да: "тау­лар авы­руы" ба­ры­бер кем­не­дер тау тү­бә­се­нә җи­тә­рәк 150 метр ка­ла тук­тат­кан, кем­дер бе­раз ал­дан төр­кем­нән кал­ган. Лә­кин бер ат­на буе тау­лар­га ме­нү, кис­ло­род ач­лы­гы, шу­ның бе­лән бәй­ле гал­лю­ци­на­ци­я­ләр, та­би­гать­нең сә­гать са­ен үз­гә­реп тор­ган хол­кын кү­рү - егет­ләр­не чы­нык­тыр­ган, үз­лә­ре­нең ру­хи-фи­зик мөм­кин­лек­лә­рен ачык­лар­га яр­дәм ит­кән. Чы­дам­лык­ны, бер­дәм­лек­не, кыйм­мәт­ләр­не сы­нар­га оч­рак­лар адым са­ен бу­лып тор­ган.

5500 метр би­ек­лек­кә ме­неп җит­кән, баш­ка­лар­га да бу­лы­шыр­га кө­че бул­ган Ай­дар Хис­мә­тул­лин, бер миз­гел­гә кү­зен йо­мып ал­ган­да, улы­ның "Әти, җит­те, өй­гә кайт!" ди­гән сүз­лә­рен­нән соң, тук­тап ка­лу­ын әй­теп уз­ды. Кем бел­гән, бәл­ки, ки­сә­тү бул­ган­дыр бу. "Күз йо­мам да, өем­не кү­рәм, ачам да- тау­лар. "Ниш­лим мин мон­да?" ди­гән уй­лар ки­лә баш­ка" дип көл­де­реп ал­ды оч­ра­шу­га ки­лү­че­ләр­не икен­че­се.

     20 май­да Ка­бар­да-Бал­кар­га ки­тәр ал­дын­нан да егет­ләр (алар­ның иң яше­нә 23 яшь, кү­бе­се га­и­лә­ле) бе­лән му­зей­да оч­ра­шу бул­ган иде. Би­ре­дә алар­га зур мис­сия йөк­лә­де­ләр: Та­тар­стан һәм Чал­лы шә­һә­ре флаг­ла­рын Эльб­рус­ка кү­тә­рү. Та­тар­стан фла­гы би­ек тау тү­бә­сен­дә җил­фер­дәп кал­ган, ә Чал­лы фла­гы, ал­дан ки­леш­кән­чә, тан­та­на­лы рә­веш­тә му­зей­га тап­шы­рыл­ды. Му­зей ди­рек­то­ры Ру­миль Кә­рә­ми­ев бү­ләк­нең ка­дер­ле экс­по­нат бу­ла­рак үз уры­нын ала­ча­гын, ә егет­ләр ту­рын­да яз­ма Чал­лы шә­һә­ре эн­цик­ло­пе­ди­я­се­нең икен­че, ту­лы­лан­ды­рыл­ган бас­ма­сын­да урын ала­ча­гын бел­дер­де.

     Ту­ла­ем ал­ган­да, тау­га кү­тә­ре­лү 12,5 сә­гать, тө­шү 5 сә­гать­кә сы­е­шып бе­тә. Егет­ләр өчен ул – сы­нау­лар­га ту­лы ал­ты көн. Һәр көн фильм­га тө­ше­ре­лә бар­ган. Бе­рен­че көн­нәр­дә­ге көр, кө­ләч йөз­ләр­дә соң­гы көн­нәр­дә бе­раз ары­ган­лык си­зе­лә. Ор­га­низм үзе­нең мөм­кин­лек­лә­рен күр­сә­тә. Ин­ст­рук­тор­лар бу ха­ләт­не ягу­лык стан­ци­я­се­нә ка­дәр бик аз ара кал­ган­да ягу­лы­гы бе­теп тук­та­ган ма­ши­на бе­лән ча­гыш­ты­ра­лар: ак­чаң бар, бен­зин юк. Оч­ра­шу­га кил­гән яңа экс­пе­ди­ци­я­гә җы­е­ну­чы төр­кем­не ин­де тәҗ­ри­бә­ле "эльб­рус­чы­лар" хөр­мә, йө­зем ке­бек җи­ләк-җи­меш­ләр­не яра­тыр­га ту­ры ки­лә­чәк дип тә "кур­кыт­ты­лар". Тау­ның кай­сы урын­на­ры ае­ру­ча кур­кы­ныч, нәр­сә­ләр­гә игъ­ти­бар итәр­гә – үз ки­ңәш­лә­рен бир­де­ләр.

     Тау­га ме­нү­че­ләр­не ту­ган­на­ры, дус­ла­ры һәм бө­тен­ләй чит-ят ке­ше­ләр дә рух­лан­ды­рып, көч би­реп тор­ган. 5500 метр би­ек­лек­тә дә әле элем­тә ярый­сы гы­на бул­ган, со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә егет­ләр­нең һәр ады­мын, һәр уңыш­ла­рын кү­зә­теп бар­ган­нар. Экс­пе­ди­ция бе­лән бер­гә Эльб­рус­ка "Ак­барс" хок­кей ко­ман­да­сы уен­чы­сы Да­нис За­ри­пов­ның кә­шә­кә­се, Ил­дар Бе­ля­ев­ның те­лес­ко­пы һәм   Руслан Мәрданшинның кечкенә улының   уенчык маймылы да ме­неп тө­шә.

     Эльб­рус­ка ме­нү ха­кы­на кем­дер га­и­лә бе­лән җы­лы як­лар­да ял итү мөм­кин­ле­ген­нән, кем­дер эш­тән баш тарт­кан. Лә­кин "үке­нә­без" ди­ю­че­ләр бул­ма­ды. Әле­гә ки­че­реш­лә­рен бер сүз бе­лән "буш­лык" дип бә­я­лә­сә­ләр дә, үз­лә­ре үк бу адым­на­ры­ның тор­мыш­ла­ры, шә­хес бу­ла­рак үсеш­лә­ре өчен әһә­ми­я­тен бә­я­ләр өчен ки­мен­дә яр­ты ел ва­кыт ки­рәк, ди­ләр. Тау­лар­ның нәр­сә икән­ле­ген аң­лар өчен, үзең­нең ни-нәр­сә­гә сә­ләт­ле икән­ле­гең­не бе­лер өчен ки­рәк иде бу кү­тә­ре­лү, ди алар. Бу экс­пе­ди­ци­я­дә ир-егет­ләр ге­нә иде. Ә факт­лар­га ка­ра­сак, ха­тын-кыз­лар­ның 80% ы, ир-егет­ләр­нең 50% ы ме­неп җи­тә икән 5642 метр би­ек­лек­кә. Би­ре­дә хәт­та тре­ни­ров­ка­лар күп­ле­ге дә роль уй­на­мый дип са­ный егет­ләр. Кем­дер яр­ты ел үзен әзер­ләп тә яр­ты юл­да тук­та­лыр­га мөм­кин, кем­гә­дер бе­рәр ай ва­кыт та җи­тә. "Рух кө­че ки­рәк!" ди­де егет­ләр­нең бер­се. Һәм шу­лай ук энер­ги­яң­не дө­рес бү­лү мө­һим икән. Шун­дый шарт­лар­да до­ку­мен­таль фильм тө­ше­рү­че Ил­нур Аб­дул­лин­га да төр­кем­нән бер ал­га ки­теп, бер ки­ре кай­тып кадр­лар ясау өчен нәкъ шул сый­фат­лар бу­лыш­кан­дыр, мө­га­ен.

     Ме­нә алар Эльб­рус ка­дәр Эльб­рус (аны аль­пи­нист­лар иң авыр би­ек­лек­ләр­нең бер­се дип са­ный) үз ит­кән дус, та­ту, ша­ян, көч­ле рух­лы ко­ман­да егет­лә­ре: Ил­дар Бе­ля­ев, Ти­мур На­сый­ров, Ха­җи­ев Ил­дар, Лап­тев Де­нис, Аб­дул­лин Ил­нур, Мәр­дан­шин Рус­лан, Илю­хин Алек­сандр, Хис­ма­тул­лин Ай­дар, Зөлфәт Мәр­дам­шин, Ар­тур Ко­ро­лев. Афә­рин!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: