Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре дәүләттән субсидия ала алачак

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 24 апрелендәге 576 номерлы карары нигезендә 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнде. Түләүләрне яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә хәл начараю шартларында, аеруча зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары ала алачак. Бу хакта Чаллы салым инспекциясе башлыгы Диана Сагетдинова сөйләде

Субсидия түбәндәге шартларны бер үк вакытта үтәгәндә бирелә:

1) субсидия алучының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының Бердәм реестрына кергән булуы, 2020 елның 1 мартына. Әлеге реестр Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган www.nalog.ru «сервислар» – «реестрлардан мәгълүматлар» бүлегендә;

2) яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә хәл начарлану шартларында, субсидия алучының эшчәнлеге алып барыла торган тармакны Россия икътисады тармакларына кертү. Субсидия алучы икътисадый эшчәнлекнең төп төре буенча билгеләнә, аның турында мәгълүмат Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында (ЕГРЮЛ) яисә шәхси эшмәкәрнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРИП) булган мәгълүмат 2020 елның 1 мартына кадәр;

3) субсидия алучы-оешма бетерелү процессында тормый, банкротлык процедурасына кертелмәгән, юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдыру турында Карар кабул ителмәгән булырга тиеш;

4) 2020 елның 1 мартына салымнар һәм иминият взнослары буенча, тулаем алганда, 3000 сумнан артып киткән недоимка юк. Недоимка суммасын исәпләгәндә, аны түләү турында салым органының субсидия бирү турындагы гаризада күрсәтелгән датага булган белешмәләре кулланыла. Шулай итеп, салым түләүченең 1 мартка бурычы булган очракта, гариза биргән вакытка ул аны түләсә, субсидия биреләчәк;

5) субсидия бирелә торган айда субсидия алучының 2020 елның мартында хезмәткәрләр саны кимендә 90%ын тәшкил итә яисә эшчеләр саны кимү бер кешедән дә артмаган булса.

Хезмәткәрләр саны «иминләштерелгән затлар турында мәгълүматлар» (СЗВ-М формасы) формасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондыннан алынган мәгълүматлар нигезендә билгеләнә.

Вакытны экономияләү өчен салым инспекциясе эшмәкәрләрне электрон рәвештә субсидияләргә телекоммуникацион элемтә каналы яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша гариза бирергә чакыра.

Субсидия алу өчен, 2020 елның апрель ае өчен гариза салым органына 1 майдан 1 июньгә кадәр, май ае өчен – 2020 елның 1 июненнән 1 июленә кадәр тапшырыла.

"Гаризаны карау нәтиҗәләре буенча салым органы карар чыгарачак һәм әгәр шартлар үтәлсә, Федераль казначылык акчаларны банкка күчерәчәк (әмма субсидия бирелә торган айның 18 нче числосыннан да иртәрәк түгел)",-дип билгеләп үтте ул.

Шәһәрнең салым инспекциясе башлыгы шулай ук субсидия алу өчен гариза оешманың урнашу урыны һәм шәхси эшмәкәрнең яшәү (теркәү) урыны буенча гына бирелүенә игътибар итте.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев