Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ИТ-паркында Халыкара идеяләр һәм технологияләр фестивале узачак

3 һәм 4 декабрьдә Чаллы ИТ-паркында Милли технологик инициатива Түгәрәк хәрәкәте идеяләре һәм технологияләре фестивале узачак. Чара Фән һәм технологияләр елы һәм Россиядә түгәрәк хәрәкәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәреләчәк.

Фестиваль 3 декабрьдә 10:00 сәгатьтә ИТ-парк каршында экспонированиядән башланачак. Мәйданчыкта «Кванториум» балалар технопаркының мобиль лабораториясе эшләячәк, шулай ук «КАМАЗ» автогигантында җитештерелгән технологик яңалыклар күрсәтеләчәк.
«КАМАЗ-мастер» спорт автомобиле килүе көтелә. Катнашучылар үзләрен узыш йөк машинасы кабинасында чын узышчылар итеп тоя яки «Автогигант һөнәренә виртуаль экскурсия» трекы ярдәмендә автомобиль төзелеше эксперты була алачаклар.
10:00 сәгатьтә «ИТ-парк» холлында күргәзмә эшли башлаячак, анда шәһәрнең технологик берләшмәләреннән вәкилләр җыелачак. «Кванториум» балалар технопаркы катнашучыларга дроннарның очышларын карарга, виртуаль эко-сукмак буенча узарга, робо-сугышларда катнашырга яки истәлеккә значоклар ясарга тәкъдим итәчәк. MEDIA ART трекында яшь сәнәгать эксперимент-шәһәр мәдәниятен үстерү мөмкинлеклеге буларак  медиаисәнгать мәсьәләләрен тикшерәчәкләр.  
11:00 сәгатьтә фестивальнең тантаналы ачылышы булачак, ә ярты сәгатьтән соң фестивальнең төп этабы – «Регион өчен яңа белем бирү технологияләре» темасына форсайт-сессиясе үз эшен башлап җибәрәчәк. Аның барышында мәктәп укучылары һәм студентлар экспертлар белән берлектә төбәкнең мәгариф эшчәнлеге өчен инновацион стратегияләр уйлап табачаклар.
Параллель рәвештә теләүчеләр «Киләчәк гадәти» махсус проектында катнаша ала, ул лазер технологияләре, 3D-модельләштерү, сәнәгать робот техникасы, геоинформатика, цифрлы дизайн буенча мастер-классларны үз эченә ала.
Махсус проект кысаларында катнашучылар өчен онлайн һәм офлайн-форматта белем бирү лекцияләре оештырылачак. ИТ-парк Бизнес-инкубаторы Милли технологик инициатива базарлары турында дискуссия алып барачак, «Кайнау ноктасында» яңа дөньяда проектлау һәм җитештерү буенча очрашулар узачак, ә ИТ-академиядә «Программалаштырмыйча ясалма интеллектны программалаштыру» мастер-классы узачак.
ИТ-паркта узачак фестивальдә катнашу өчен 8(8552)409-179 телефоны буенча язылырга кирәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 18 яшьтән кечерәк затларның керүе өлкәннәр белән бергә генә рөхсәт ителә, ә өлкәннәргә гамәлдә булган QR-кодларын күрсәтергә кирәк булачак. Программа белән тулырак монда танышырга мөмкин: www.future-fest.itpark.tech. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ит-парк